Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Язга да ерак калмады

Кышның ике ае да үтеп китте. Ә февраль тагын да тизрәк узачак. Тәҗрибәле бакчачылар инде бу айда тәрәзә төпләрендә үсентеләр үстерә башлыйлар.

Тик шунысын онытмагыз, әгәр сезнең бакчада теплица юк икән, помидор, борычны ашыгып чәчәргә киңәш итмәс идем. Кайчан, нәрсә чәчәргә кирәклеген белер өчен, үсентеләрне ачык грунтка яки теплицага күчереп утырту көннәрен белергә кирәк. Һәм, әлбәттә инде, шытымнарның тишелеп
чыгу срогын да онытмагыз.

Орлыкларны сатып алганда махсус кибетләрдән алырга тырышыгыз. Пакетның матур ялтырап торуы шарт түгел, ә фирманың ышанычлысына өстенлек бирегез. Орлык пакеты тигез ябыштырылмаса, ГОСТ, партия номеры, яраклылык вакыты, җитештерүче фирманың адресы, пакетта орлыкның саны яки аларның авырлыгы күрсәтелмәгән булса — андый орлыкларны алырга тырышмагыз.

Орлыкларны чәчәр алдыннан гөмбәчекләргә каршы махсус препаратлар белән эшкәртергә онытмагыз һәм туфрак та алдан әзерләнгән булырга тиеш. Алда әйтеп үтелгән барлык кагыйдәләрне үтәгән очракта яшелчәләрне иртә чәчү белән курыкмыйча шөгыльләнә аласыз. 

Хәзер нинди яшелчәләрне кыш азагында, нәкъ менә февраль аенда чәчәргә кирәклегенә тукталып китәбез.

Борыч һәм баклажанны күпләр февральдә чәчәләр. Орлыклар 7-15 көндә шытып чыга. Әлеге яшелчәләр үсентеләре туфракка күчереп утыртканчы 70-75 көн үсәргә тиеш. Әле май аенда кыраулар төшкәнен исәпкә алып, ачык һавага утыртыр өчен март уртасында чәчсәгез дә өлгерәсез.

Порей суганын ачык туфракка күчереп утырту өчен 60 көн кирәк. Бу урында шуны да әйтеп үтәргә кирәк, порей салкыннардан курыкмый, шуңа күрә аны май урталарында ук ачык туфракка утыртырга була.

Сельдерей — туфракка күчереп утыртканчы, 70-80 көн үсәргә тиеш. Орлыкларын тирәнгә күммичә генә февраль уртасында чәчәләр. Әлеге яшелчәнең кайбер сортларына өлгерер өчен 195 көн кирәк. Сельдерей үсентеләре яктылык ярата һәм салкыннан курыкмый. Аны да май уртасында ук ачык җиргә чыгарып утыртырга мөмкин.

Җир җиләген февраль аенда чәчсәгез, шушы елны ук тәмле җиләкләргә өмет итә аласыз.

Петуния — бакчачылар арасындагы иң популяр чәчәк. Орлыкларын туфрак өстенә сак кына сибәргә. Тәҗрибәле бакчачылар аны карга чәчә. Чөнки ак карда вак орлыклар яхшырак күренә. Петуния 10 көннән тишелеп чыга. Бераз ныгыган үсентеләрне аерым савытларга күчереп утыртканда озын тамыр очын чеметеп өзеп алырга онытмагыз.

Лобелияне дә февраль ахырында чәчәргә кирәк. Орлыкларны туфрак өслегенә сибәргә дә, шыта башлагач, су сибеп, чак кына күмдерергә кирәк. Ачык туфракка лобелияне май урталарында утырталар.

ФОТО: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев