Белеп кулланырга кирәк
Бакчадагы яшелчәләрнең уңышы мул булсын өчен туклыклы элементлар да кертергә кирәклеген күбебез белә.
Шуңа күрә, бу язмада бакчачылар арасында иң популяр булган ашламалар белән якыннанрак таныштырып китәбез.
Мочевина — бакчачылар арасында иң еш сатып алына һәм кулланыла торган ашлама. Ул яшел массаның үсүен стимуллаштыра һәм уңышның үсүенә ярдәм итә. Гадәттә мочевинаны туфракка яз көне казыганда яки утыртырга 14 көн кала түтәл ясаганда кертелә. Шуны онытмагыз: бу ашламаны җир өстендә калдырырга ярамый, туфракка кертергә кирәк.
Калий сульфаты яки калий күкерт кислотасы (Сульфат калия или калий сернокислый)
Калийлы ашлама җимешләрнең тәмен яхшырта һәм үсемлекләрне түбән температурага чыдам итә. Гадәттә бу ашламаны яз көне фосфорлы ашлама белән бергә коры килеш кертәләр, үсентеләр утыртканда өстиләр генә. Бу ашлама әче туфрак өчен ярамый.
Аммиак селитрасы — нитратлы ашлама. Суда тиз эри. Мондый ашлама ярдәмендә яшел масса тиз үсә. Аны язын файдаланалар, туфракка салалар һәм мул итеп су сибәләр. Әгәр төгәл микъдарын исәпли алмасагыз, үсемлекләр көчле пешү алырга мөмкин.
Икеләтелгән суперфосфат — тамырлар һәм җимешләр үсешенә ярдәм итә торган фосфорлы ашлама. Мондый ашламага кабак, җиләк-җимеш культуралары, кыяр, помидор һәм кишер мохтаҗ. Суда яхшы эри. Туфракта яхшы саклана һәм озак сеңми. Мондый ашламаны көзен кертү яхшырак.
Калий монофосфаты — ачык һәм ябык грунтта тамырдан һәм тамырдан тыш тукландыру өчен кулланыла. Ашлама яңа күчереп утырткан үсемлекләрнең ныгып китүенә, яшь үсентеләргә кырауларны җиңел кичерергә ярдәм итә. Ашлама начар саклана, шуңа күрә аны күпләп алу киңәш ителми. Гадәттә су эремәсе сыйфатында сезонга ике тапкыр кулланалар.
Нитрофоска — ашлама вегетация чорына туклыклы матдәләр җитмәгән очракта кулланыла. Яшелчәләрнең үсешенә, җимешләргә һәм уңышка ярдәм итә. Нитрофоска берничә төрдә очрый: күкерт кислотасы (кәбестә, фасоль һәм кыяр), фосфор (томатлар өчен), сульфатлы (роза, лалә чәчәге, кашкарыйлар) өчен.
Аммофос — нитратлы-фосфорлы ашлама. Үсемлекнең иммунитетын арттыра. Тамыр системасы яхшыра, җимешләрнең тәме яхшыра һәм уңыш озаграк саклана. Бәрәңге һәм чөгендер өчен бик яхшы туры килә. Гадәттә аммофосны көз көне бакча казыганда кертәләр. Шулай ук язын да кертергә мөмкин, тик яшелчәләр утыртырга бик күп алдан. Аммофосны эремә сыйфатында, ике көн тотып сибәләр.
Сапропель — төче сулыклардан алынган органик ашлама. Аның составында гумус һәм коллоид кушылмалар бар. Ярлыланган туфракны баета, үсемлекләрнең үсешен стимуллаштыра.
Шуны да онытмаска кирәк, ашламалар файда гына түгел, зыян да китерергә мөмкин. Барлык ашламалар да дөрес микъдарда һәм үз вакытында кертелсә генә файда китерәчәк. Яшелчә һәм җиләк-җимешләргә зыян китермәс өчен ашламаларны язылган инструкциясе буенча кулланырга кирәк. Шулай ук минераль һәм органик ашламаларны берьюлы кертергә ярамый. Органик ашламалар көзен, ә минераль ашламаларны язын кертергә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев