Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

БАКЧАЧЫ

Май аенда бакча эшләре

2-3 май – бакчдагы эш коралларын тикшерү. 
Корткычларга каршы көрәш. 
4-5 май – бакчада җыештыру эшләре. Су сиптерү җайланмаларын көйләгез.
6-8 май – корыган ботакларны кисәргә кирәк.
9-10 май – теплицага  кыска үсүче помидор сортларын чыгарырга. Ачык грунтка иртә өлгерүче кәбестә чәчәргә. Газонны чабып, минераль ашлама кертергә.
11-12 май – киптерү өчен май кычытканын җыярга.
13-14 май – күпъеллык чәчәкләрне күчереп утырту өчен уңай көннәр. Укроп, кориандр чәчәргә була. 
15-16 май – помидорларны, баклажанны һәм 
борычны теплицага  чыгарырга. Салат, редис, горчица һәм башка яшеллекне чәчәргә. 
17-18 май – казу эшләре, утырту өчен чокырлар әзерләү.
19-20 май – казу эшләре, агач төпләрен мүлчәләү.
21-23 май – бакча җиләгенең мыекларын кисәргә, йомшартырга. Чөгендер чәчәргә, бәрәңге, георгин утыртырга. Орлык суганы (чернушка), язгы сарымсак утыртырга.
24-25 май –  онлы чык (мучинистая роса)  һәм башка зарарлы авыруларга каршы көрәш көннәре.
26-28 май – кузгалакны кисәргә. Чыккан чүп үләннәрен компост чокырына салырга. Ашламалар белән тукландыру өчен уңай көннәр.
29-30 май – җир ял итә.
31 май – теплицада эш  көне. Бакча җиләген эшкәртергә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев