Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакчагыз кышка әзерме?

Октябрь аенда бакчалар бушап кала.

Иң соңгы булып кишер-чөгендер дә казып алынды. Август аенда икенче мәртәбә чәчелгән укроп, редиска да җитеште. 

Тик шулай да, бакчачыларга ял итәргә әле иртәрәк: бакчаны кышка әзерлисе, киләсе ел уңышы өчен нигез саласы бар. 

Бушап калган түтәлләрне казып чыгыгыз, тик туфракта кышлаучы корткычлары бөҗәкләр һәм чүп үләннәренең тамыры өшесен өчен кантарларын ватмагыз. Болай эшләгәндә язгы кар сулары да шәп сеңә. Бакчада туфрагыгыз ачы икән, казыганчы җиргә акбур, известь, доломит оны кертергә кирәк. 

Тәҗрибәле бакчачылар җиләк җирен еш ашлап тора. Көзен черемәлекне яки компост таратып, җиләк үсентеләре араларын казып чыгу киләсе уңышка нигез була. Кайбер бакчачылар җиләк өстенә салам, печән, коры үлән ябып калдыра. Без болай эшләргә киңәш итмибез, чөнки салам астында тычканнар кышларга мөмкин. 

Төрле авырулар һәм корткычлардан саклану өчен, беренче кыраулардан соң, тик һава температурасы 9 градустан төшмәгән вакытта куакларны һәм агачларны бордос сыекчасы белән эшкәртергә кирәк. Болай эшләсәгез, агач ботаклары язга сау-сәламәт чыгачак.

Март аеның кояшы агач кәүсәләренә зыянлы. Көздән агачларны 10 литр суга 2-3 килограмм акшар, 300 грамм бакыр купоросы һәм 1 килограмм үзле балчык салып, агачның тамырларыннан алып беренче ботакларына кадәр сыларга кирәк. 

Бакчада коелган яфракларны, чүп-чарны җыеп яндырыгыз, яки компост чокырына күмегез. Соңгы эш итеп бакчада кулланган барлык инструментларны юып, майлап коры урынга җыеп куегыз. Шушы эшләрне башкарсагыз, язын бакчагыз көлеп торыр, эшегез дә кимрәк булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев