Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакча эшләре башлана

«Язның бер көне ел туйдыра» дигәнне истә тотып, бакчачылар март аеннан җиң сызганып эшкә керешә.

Әле моннан берничә ел элек кенә «мин сатып кына алам» диючеләр дә бакчаларында ныклап эшкә кереште. Чөнки узган яз кәбестәнең килограммын 130 сумга сатып алу күпләргә сабак булды.

Ә бакчада эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Кояш ныклап кыздыра башлаганчы, теплицага кар кертү кулай. Андагы уңыш сезнең күпме кар кертүегезгә бәйле булачак. Зур савытларга да кар тутырсагыз, су биргәнче яшелчәләргә сибәргә кар суы бик файдалы.

Теплицага тутырган кар эреп бетүгә, дезинфекцияләү эшләрен башкарыгыз. Кояшлы җылы көнне теплицаның эчке ягын башта чәй содасы һәм кер сабыны салынган җылымса су белән, кабат чиста су белән юып алыгыз. Кояш нурлары яхшырак төшсен өчен теплицаның тышкы ягын да юарга кирәк. Теплицаның кипкәнен дә көтеп тормыйча, ишекләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (бакчачы кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теплицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла. Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтегез.

Көннәр җылыта башлау белән декоратив үсемлекләр өстеннән кышкылыкка капланган әйберләрне алыгыз (тик бөтенләй ачарга ашыкмагыз), агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. 

Иртә яздан башкарылырга тиешле эшләрнең берсе — агачларны һәм куакларны известь белән эшкәртү. Башта агач кәүсәсендәге яраларны, ярык урыннарны тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгарга, аннары бакча сумаласы сөртергә кирәк.

Март урталарында помидор, татлы борыч, кашкарый, канәфер, арыслан авызы (львиный зев) кебек чәчәкләрне чәчәргә онытмагыз.

Фото: freepik.com.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев