Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Бакча бәләкәй булса...

Шәһәрдә бакча кишәрлекләренең мәйданы аз. Бик теләсәк тә бар яшелчәләрне утырту мөмкин түгел.

Тик шулай да һәр сантиметр җирне дөрес кулланганда, күп яшелчә һәм җиләкҗимеш утыртырга була. 

Әйтик, вертикаль яшелләндерү ысулы кыяр, фасоль, виноград кебек үрмәләп үсүче культуралар өчен кулай. Шпалерлар, асылмалы конструкцияләр кулланып, шактый җир экономияләргә мөмкин һәм матур декоратив зоналар да була. 

Берничә биеклектәге түтәлләрне кул астындагы материаллардан ясарга була. Иске аслыклардан (поддоннар), тәгәрмәчләрдән, агач тартмалардан күп катлы конструкцияләр ясагыз. Зур булмаган мәйданда берьюлы берничә төр яшелчә урнаштырырга мөмкин. 

Компакт сортлар — яшелчәләрнең һәм җиләк-җимеш агачларының кәрлә һәм штамблы сортларын сайлагыз. Мондый үсемлекләр аз урын алып торалар, ләкин яхшы уңыш бирәләр. 

Катнаш утырту дигәндә бер түтәлгә берничә яшелчә утырту күздә тотыла. Әйтик, кишер арасына суган утырту, борыч янында базилик үстерү. Бу ысул мәйданны нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирә һәм үсемлекләрнең үсешен яхшырта.

Асылмалы түтәлләр төрле яшеллек (салат, петрушка, рукола), җиләк, петуния үстерү өчен кулланыла. Аның өчен әллә нинди чыгымнар да таләп ителми: кулланылган кәрзиннәр һәм контейнерларны ташламыйча «асылмалы бакча» ясау өчен файдаланыгыз.

Бу катлаулы булмаган ысуллар сезгә бакчаны максималь кулланырга ярдәм итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев