Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Асылмалы түтәлләр ямьләсен

Кызык кебек тоеламы? Башта үземә шулайрак кебек иде, тик ныклабрак танышкач, моның бернинди дә зур яңалык түгеллегенә ышандым. Бакчаларыннан мул уңыш җыеп алуны максат итеп куючылар яки бакча җире аз булганнар өчен, бу ысулның кирәге чыгуы мөмкин. Яшелчәне өстән аска таба каратып үстереп карыйсыгыз килсә, әле соң түгел. Моның өчен...

Кызык кебек тоеламы? Башта үземә шулайрак кебек иде, тик ныклабрак танышкач, моның бернинди дә зур яңалык түгеллегенә ышандым. Бакчаларыннан мул уңыш җыеп алуны максат итеп куючылар яки бакча җире аз булганнар өчен, бу ысулның кирәге чыгуы мөмкин.
Яшелчәне өстән аска таба каратып үстереп карыйсыгыз килсә, әле соң түгел. Моның өчен билгеле бер биеклеккә асып куелган төрле савыт-саба кулланыла. Судан бушаган 5 литрлы пластик шешә - моның өчен иң кулае.
Бу ысул, беренчедән җиргә экономия булса, икенче яктан, иелеп чүп утыйсы юк. Тагын шунысы бар: үзенчәлекле яшелчә түтәлләре бакчагызны бизәп торса, бик тә матур булачак. Элеп куелган түтәлләрдә аеруча, ташкабак (кабачок), кыяр, борчак яхшы үсә. Шулай ук, помидор, борыч кебек яшелчәне дә үстерергә мөмкин. Үзләре үстереп караган кешеләр мондый түтәлләрнең шактый уңайлы икәнен әйтәләр.
Әгәр мондый түтәлләрдә яшелчә үстереп карыйсыгыз килсә, әле соң түгел. Иң беренче эш итеп, алган савытның төбен тишегез, артык су агарлык булсын. Шуннан соң төбенә типография буявы сеңдерелмәгән кәгазь салыгыз. Анысы артык дымны үзенә сеңдерү өчен кирәк. Әзер дренаж куллансагыз да була. Шуннан соң черемәле туфрак салып, яки үзегез әзерләп, әзер тишекләргә орлык яки үренте төртегез. Яшелчә 20 сантиметр чамасы үскәч, савытны кояш яхшы төшә торган урынга элеп куегыз. Фантазиягә бай бакчачылар махсус таякларга, яки корыган агач ботакларына асылмалы түтәлләрне элеп куеп, яшелчә белән беррәттән, петуния (бакырган гөле) кебек матур чәчәкләр дә үстерәләр.
Розмарин, мелисса, укроп кебек тәмләткечләр дә асылмалы түтәлләрдә яхшы үсә. Әле соң түгел, әгәр берәр яшелчә, чәчәк үстерергә түтәлегез җитми калса, асылмалы түтәлдән файдалана аласыз. Бакчадагы асылма түтәләрдәге чәчәкләр һәм яшелчәне күреп, күршеләрегезнең дә күзе төшәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев