Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Ашлаган җир аш бирә

Яшелчәләрдән мул уңыш алыйм дисәң, аның төбен йомшартып, су сибеп тору гына җитми.

Әйтик, бакча җиләген кайнар су, йод, бор кислотасы, марганцовка катнашмасы белән ашлау бик отышлы. 

Моның өчен 10 литрлы чиләк алабыз, аның өчтән беренә кайнар су һәм яртышар чәй калагы марганцовка эремәсе белән бор кислотасы кушып, тулысынча эрегәнче яхшылап болгатабыз. Аннан соң суны чиләк тулганчы салып бетерәбез дә, 14 тамчы йод һәм 2 аш кашыгы нашатырь спирты кушып, тагын яхшылап болгатабыз. Җиләкләр өчен ашлама әзер. 

Һәр куак төбенә 0,30 литр сибеп чыксагыз, яңарып китә алмаган җиләкләр дә яшәреп, мул уңыш бирер. 

Кәбестә күпләрнең яратып куллана торган яшелчәсе. Тик аны без генә түгел, әкәмтөкәм һәм башка бөҗәкләр дә ярата шул. Әгәр сез бакчага химикатлар кертмибез дисез икән, кәбестәгезне сарымсак төнәтмәсе белән эшкәртеп карагыз. 

Сарымсак суы үзенең исе белән төрле корткычларны куып җибәргәнгә, төрле авырулардан да саклый. Моннан тыш, сарымсак җирне В төркеме витаминнарына, калий, марганец кебек файдалы матдәләргә баета. Бер литр (дүрт тулы стакан) су кайнатып, шуңа 4-5 тырнак сарымсакны пресс аша сытып чыгарабыз, ике чәй калагы лимон кислотасы өстибез. Барысын яхшылап болгатып, капкач белән ябабыз һәм ике тәүлеккә төнәтергә калдырабыз.

Сарымсак кисәкчәләре сиптергечнең тишекләрен томаламасын өчен катнашманы яхшылап сөзәргә кирәк. Шушы төнәтмәне биш-җиде көнгә бер кичке якта сиптерергә онытмагыз. Кәбестәләр баш җыя башлаганчы ук сиптерсәгез — нәтиҗәсен үзегез күрерсез.

Кычыткан төнәтмәсе әзерләсәгез, аны кузаклыларга, суган һәм сарымсакка сибәргә ярамый. Ә бу яшел ашлама бик җиңел ясала: орлыклары өлгермәгән кычытканның сабакларын һәм яфракларын ваклап, тимер булмаган савытка яртылаш тутырыгыз. Җылы су салып ике атна төнәтегез. 

Әчегән кычытканнан тәмсез ис килә. Аннан котылу өчен булса, песи үләне тамыры (валериана) салыгыз. Яшел ашламаны 1:10 исәбеннән су белән бутарга кирәк.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев