Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Җыенда әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелде

Түбән Кама районында, һәр елдагыча, гражданнар җыеннары башланды.

Халык белән очрашулар барлык авыл җирлекләрендә дә узачак. Анда яшәүчеләр район һәм җирлек җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачаклар. 

17 гыйнварда авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарына старт бирелде. Аларның беренчесе Макаровка авыл җирлегендә узды. Анда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты. 

Рамил Хәмзә улы авыл халкын районның социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы Александр Кудряшов башкарылган эшләр турында чыгыш ясады. 

«Ачыктан-ачык сөйләшү форматында узган җыенда авыл җирлеге кешеләре белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм бу елга планнар турында сөйләштеләр. Битараф булмаган мөнәсәбәтләре, җирлекнең, районның социаль-иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен авыл халкына рәхмәт! Бары тик уртак тырышлык белән генә без яраткан районыбызны, шәһәрне тагын да яхшырак итә алачакбыз!» — дип язып куйган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов «ВКонтакте» челтәрендәге үзенең битендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев