Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Ярдәм күрсәтү нәтиҗәле булырга тиеш»

Түбән Кама муниципаль районы Советының кырык сигезенче сессиясендә авыл хал-кының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре каралган иде. Чыннан да, бүгенге көндә, авыл җирендә кече эшмәкәр- лекне үстерү, үз эшен башлаганнарга хөкүмәт ярдәме күрсәтү көннән-көн актуальләшә бара. Бу уңайдан, районыбызда хәл ничегрәк соң? Шул хакта кыскача мәгълүмат урнаштырабыз.

Агымдагы елда авылда эшлекле активлыкны үстерүгә 3 миллион 904 мең сумлык муниципаль кызыксындыру субсидияләре эшләнгән. «Әлеге ярдәм чаралары авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын үстерү өчен тотрыклы шартлар булдыруга юнәлдерелгән. Без бу юнәлештә актив эш алып барабыз. Урыннарда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү  чаралары нәтиҗәле булырга тиеш. Бу безнең уртак эшебез», – дип ассызыклады муниципаль район башлыгы Айдар Метшин.
Хәзерге вакыта районда 80 крестьян-фермер хуҗалыгы, 11 меңнән артык 
шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 авыл хуҗа-лыгы кооперативы уңышлы гына эшләп килә.
2015 елдан башлап республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасы гамәлгә ашырылган иде. Шушы вакыт эчендә, Түбән Кама муниципаль районында 41 мини-ферма төзелеп, файдалануга тапшырылган, 10 миллион 360 мең сумлык субсидия алынган.
2011 елдан башлап, төрле программалар буенча грантлар рәвешендә алынган ярдәм 198 миллион 697 мең сум тәшкил иткән. Аларны 61 гариза бирүче алган.
2020 елда 18 мини-ферма төзү бурычы куелган булса, бүгенге көндә шуларның 8е файдалануга тапшырылган. Быел грант ярдәме алу өчен бирелгән һәм хупланган  гаризалар  гомуми 64,7 миллион сумлык ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
2018 елның маенда «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы төзелде. Ул ерактагы авыл җирлекләрен автолавкалар ярдәмендә иң кирәкле продуктлар белән тәэмин итә. Кооператив 39,929 миллион сумлык грант отты, бу акчаларга сугым цехы һәм ит эшкәртү комбинаты төзелә. Агымдагы елның өченче кварталында, шәһәребезнең Үзәк базары янында урнашкан «Экопарк»ны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. 
Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев