Хуҗа бабай истәлеге
Ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм җәмгыятькә файдалы, иманлы балалар үстереп калдырырга тиеш.
Без авылда түбән очтагы иң соңгы йортта яшәдек. Өй каршыбызда, урамның икенче ягында ямь-яшел чирәмлек һәм бик матур гына күл бар иде. Ул күлнең суы ел әйләнәсе бетмәде. Без – түбән оч балалары, шул күл буенда бәбкәләр саклап, чирәмлектә тәгәрәшеп үстек. Ә күл буенда матур гына булып ялгыз тупыл агачы үсеп утыра иде.
Ул вакытта әле авылда агачлар бик аз – юк дәрәҗәсендә. Безнең өй алдында дүрт әскәти (акация) агачы бар иде. Аны мин туган елны (1955) Корбангали бабам белән әниемнең энесе Фаяз абый урманнан алып кайтып утырткан булганнар. Кечкенә чакта бөтен түбән оч бала-чагалары шул әскәтинең кузагыннан сыбызгылар ясап, сызгыртып уйный идек. Хәзер бер генә агач калды инде, өчесе яңа өй салганда корыды.
Ә тупыл агачы ел саен яфракларын ярып, чәчәк атып, мамыкларын очыртып түбән очыбызга ямь биреп утырды. Безнең әбиләр ул агачны күрше Халисә әбинең әтисе Хуҗа бабай утырткан дип сөйләделәр.
Халисә әбинең кызы Асия апа сөйләве буенча, Хуҗа бабасының өе дә башта шул якта булган. Ул үзенең өе каршына биш тупыл агачы утырткан. Бу агачлар барысы да бик матур булып үсеп киткәннәр. Ләкин, балалары туу белән үлеп барганга күрә, өлкән кешеләр аңа нигезен алыштырырга киңәш иткәннәр. Шуннан соң Хуҗа бабай йортын урамның икенче ягына күчереп салган. Аллаһның рәхмәте белән балалары да бер-бер артлы исән-сау туып торган. 1912 елда Халисә әби дә шул нигездә дөньяга килгән.
Ишетеп, укып белгәнебезчә, ул елларда бик авыр вакытлар булган бит инде. Ачлык елларны да кичерергә туры килгән. Менә шул авыр елларда, ягарга утыннары бетү сәбәпле, Хуҗа бабай дүрт тупылны кисәргә мәҗбүр булган. Ә берсен, миннән истәлек булсын дип, кисмичә калдырган. Менә ничә еллар инде авылда ямь биреп утыра ул. Аның яшен төгәл генә белүче дә юк. Халисә әбинең туган елыннан исәпләсәк, йөз яшьтән артып киткән булырга тиеш.
Еллар үткән саен, Зәй елгасы ташып, су басу нәтиҗәсендә, күлнең төбенә ләм утырып, күлебез дә саекты. Хәзер ул яз көне урамнан агып төшкән кар сулары белән генә тула, ә җәй көне бөтенләй кибә.
Соңгы елларда авылыбыз үсә, яңа йортлар төзелә. Хуҗа бабайның йорты урынына да авылыбызның җырчы егете Илшат Мөбәракшин йорт салып куйды. Хәзер тупыл аның тәрәзәсе каршында үсеп утыра.
Илшат бу истәлеккә хөрмәт белән карый. Карт ботакларын кисеп ташлагач, агачыбыз тагын да яшәреп, матурланып китте. Яшь ботаклар чыгарды. Һәр язда яфрак ярып, җил-давылга бирешмичә горур гына басып тора. Җил искәндә яфраклары лепер-лепер җилфердиләр. Әйтерсең лә, алар Хуҗа бабайга дога кылып торалар!
Мөнзилә Әгъләмова, Түбән Чаллы авылы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев