Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Түбән Кама районында быелның өч аенда 9160 тонна сөт савып алынган

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

1 апрельгә авыл хуҗалыгында мөгезле эре терлекләр 11822 баш исәпләнә, бу 2022 елга караганда 10 процентка күбрәк. 

Районда сөт җитештерү буенча да уңай якка үзгәрешләр сизелерлек. Быелның өч аенда 9160 тонна сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 5 процентка артык. 

«Бүген район тотрыклы эшләп килә. Терлекләрне кышлату уңышлы уза. Район буенча көн саен 100 тоннадан артык сөт җитештерәбез, бер фураж савым сыерына 21,6 кг тәшкил итә», — диде Альфред Нигъмәтҗанов

Ит җитештерүгә килгәндә, быел тере авырлыкта 5515 тонна ит җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 3 процентка югары. 

Районда 65 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, шуларның 45е терлекчелек белән шөгыльләнә. 

Хуҗалыкларда 1274 баш мөгезле эре терлек асрала. 

Көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне сату өчен атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләде. Көзге ярминкәләрдә 12 миллион сумлык яшелчә һәм 80 миллион сумлык ит продукциясе, 3 миллион сумлык бал сатылган.

«Һичшиксез, бүгенге төп бурычлар — билгеләнгән агротехник срокларда язгы кыр эшләрен уңышлы башкару. 2023 ел безнең район авыллары халкы өчен уңышлы булыр һәм моның өчен без бар көчебезне куярбыз, дип өметләнәбез», — диде Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев