Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Авыл сулышы

Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында «Авыл көне» үтте

Биредә Сабантуйга хас булган күп төрле ярышлар, халык уеннары оештырылды.

Районыбызның Түбән Чаллы авылында «Авыл көне» бәйрәмен үткәрделәр. Исеме шулай дип аталса да, ул халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме булган Сабантуй программасы белән узды. 

Биредә Сабантуйга хас булган күп төрле ярышлар, халык уеннары оештырылды, аларда катнашып, үз осталыкларын сынаучылар да күп булды. Профессиональ артистлар һәм үзешчән сәнгать осталары башкаруында җырлар да туктап тормады диярлек. 

Барысын да санап чыга алмам, шуңа күрә, үземә иң якыны булган татарча көрәшкә генә аерым тукталам. Бәйрәмнең иң зур вакыйгасы булган бу бәйгедә көч сынашырга теләүчеләр күп булды. Алар Түбән Чаллыдан гына түгел, башка авыллардан һәм шәһәребездән дә җыелган иде. 10 яшькә кадәрге малайлар арасында — Зиннур Галимов (Югары Чаллы), 14 яшькә кадәргеләрдән — Ленар Гаязов (Тоба), 18 яшькә кадәргеләр ярышында Булат Гәрәев (Байданкино) беренче урыннарны алдылар. 

Зурлар ике төркемдә бил алышты. Түбән Чаллының үз көрәшчеләре арасында Расиф Шәяхмәтов батыр калды. Барлык теләүчеләр катнашындагы гомуми көрәштә көч сынашучылар уннан артык иде, алар арасында Трудовой поселогыннан Вадим Демидов җиңү яулады, икенче һәм өченче призлы урыннарда — Наил Зәйнуллин (Шәңгәлче) һәм Константин Морозов (Трудовой). 

Язма ахырында, бу матур бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтергә кирәктер. Барысын да санап чыга алмам, шуңа күрә, йөкнең иң авырын үз җилкәләренә күтәргән авыл клубы мөдире Венера Сабирова һәм китапханәче Фәния Хәкимханова исемнәрен генә телгә алам. Алар җитәкчелегендәге команда үткәргән бу бәйрәм озак вакыт сагынып сөйләрлек булды.

Рафаил Хәйруллин
Автор фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев