Түбән Кама районы кырларында урып-җыю кампаниясе һәм көзге культуралар чәчүгә туфрак әзерләү дәвам итә
Соңгы көннәрдә әледән-әле явым-төшемнәр булып торуга карамастан, басу-кырларда эшләр туктап тормый.
Быел чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 41 мең гектардан артык тәшкил итә. Болар бөртекле, техник, азык культуралары, шулай ук бәрәңге һәм яшелчәләр. Хәзерге вакытта игенчеләр бөртеклеләрнең барлык мәйданының яртысыннан артыгын урып суктырганнар. Уңыш гектардан уртача 42 центнер чыга.
«ОРСИС-АГРО» хуҗалыгында, мәсәлән, «Туранус» сортлы көзге бодайның һәм «Жанна» сортлы арпадан мул уңыш алганнар. Беренчесенең уртача уңышы гектардан 60 центнерга җиткән, бу узган ел күрсәткеченнән 20 центнерга артык. Арпаның уңышы гектардан 53 центнер тәшкил иткән.
Шул ук вакытта хуҗалыкларда туфрак эшкәртүгә һәм туңга сөрүгә керешкәннәр. Кырларда 27 берәмлек техника тәүлегенә 500 гектардан артык җир эшкәртә.
Моннан тыш, районда терлекчелек тармагында да уңышлар аз түгел, диде муниципаль район башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшчесе Альфред Нигъмәтҗанов. Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан җиде айда 12,7 мең тонна ит җитештерелгән. Мөгезле эре терлекләр саны 11 мең башка якын. Ел башыннан Түбән Кама фермерлары 22 мең тонна сөт җитештергәннәр. Бер сыердан сөт саву күрсәткече 4,5 мең килограммнан артып киткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 444 килограммга күбрәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев