Түбән Кама районы кырларында барлыгы 2103 гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган
Басуларда 55 комбайн эшли.
Районда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Басуларда 55 комбайн эшли. Барлыгы 2103 гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган.
«Суктырылган ашлык 4570 тонна тәшкил итә, — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. — Бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 21,7 центнер чыга».
Иң югары уңыш — гектардан 35 центнер "ОРСИСАгро«да, биредә «Скипетр» бодай сорты үстерелә. Техник культураларны да җыю дәвам итә, 20 гектар шепкән һәм 700 гектар борчак чабылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев