Түбән Кама муниципаль район халкы үзара салым буенча 53 миллион сумга якын акча җыйган
Җыелган акчаларны нәрсәгә юнәлтергә икәнен халык үзе билгели.
Муниципаль район халкы үзара салым буенча гомуми 53 миллион сумга якын акча җыйган.
2015 елдан башлап гражданнарга үзара салым программасы ярдәмендә Түбән Кама районында авыл җирлекләре тарафыннан 217 миллион сумнан артык акча җыелган һәм җирлек ихтыяҗлары өчен тотылган. Җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов шул хакта әйтте. «Программага кызыксыну ел саен арта. Әгәр 2021 елда акчаларның гомуми күләме 20 миллионнан кимрәк булса, 2025 елда ул 53 миллион сумга якын булды», — диде ул.
Агымдагы елда керемнәрнең гомуми суммасыннан 11,6 миллионы — ирекле кертемнәр, калганы — республика бюджетыннан финанслашу. Акча җыю буенча йөкләмәләрне үтәүнең гомуми өлеше 81 процент тәшкил иткән. Иң яхшы күрсәткечләр — Кызыл Чапчак, Каенлы һәм Түбән Уратма авыл җирлекләренеке.
Җыелган акчаларны нәрсәгә юнәлтергә икәнен халык үзе билгели. Төп юнәлешләр арасында — юлларны, һәйкәлләрне, күперләрне төзекләндерү һәм яңаларын төзү, зиратларны һәм чишмәләрне төзекләндерү, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдыру, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын модернизацияләү һ.б. эшләр каралган.
Әйтик, 2024-2025 елларда 24 торак пунктта 17 километрдан артык юл төзекләндерелгән, авыл җирлекләрендә 6 километрга якын тузган челтәр алыштырылган. Быел Югары Чаллы һәм Түбән Чаллы, Байгол, Ширәмәт авылларында, Кама Аланы поселогында, шулай ук Кызыл Чишмә һәм Верхний Ключ авылларында һәйкәлләр ремонтланган. Кызыл Чапчакта һәм Түбән Чаллыда Зәй елгасы аша күперләр тәртипкә китерелгән.
«Хәзер 2026 елга гражданнар җыенын үткәрүгә әзерлек бара, анда үзара салым мәсьәләләре дә каралачак. Программага кызыксыну артыр, ә безнең авыллар тагын да уңайлырак булыр дип ышанам», — диде Альфред Нигъмәтҗанов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев