Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Авыл сулышы

Түбән Кама аграрийлары кырларны чәчүгә әзерли

Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрне тырмалау бара.

Түбән Кама районында язгы кыр эшләренең иң кызган чагы. Хәзер туфрак кислород белән туенсын һәм артык дымы бетсен өчен тырмалау белән шөгыльләнәләр. 

«Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрне тырмалау бара, эш тәүлек буе оештырылган, өч чәчү комплексы эшләячәк. Язгы кыр эшләрен 10 көндә башкарырга уйлыйбыз», — дип ачыклык кертте «Союз-Агро» РПК әйдәүче агрономы Гариф Әгъләмов.

Тырмалаган кырлар хәзер ашлама белән тукландырыла. Моны үсемлекләрне зарарланудан саклау һәм аларга үсү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен эшлиләр.

Хәзерге вакытта күпьеллык үләннәрнең 85 процентына инде ашлама кертелгән. Сигез мең гектарга якын уҗым культуралары да тукландырылды.

Якын көннәрдә игенчеләр туфракны әзерләүне төгәлли һәм, һава җылынгач, чәчү эшләре башланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев