Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Түбән Кама районында авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә керешкәннәр

Быел Түбән Кама районында 52,5 мең гектар мәйдан чәчеләчәк.

Айдар Метшин «Түбән Кама» агрофирмасы хезмәткәрләре белән очрашты. Күчмә киңәшмә Шәңгәлче авыл җирлегендә узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Язның иртә килүе кырларга иртәрәк чыгарга һәм чәчүгә керешергә мөмкинлек бирде. «Түбән Кама» агрофирмасы басуларында хәзер дым каплату эше бара. 2002 гектар мәйданда чәчелгән көзге культураларны тукландыру тулысынча төгәлләнгән. Алда 5 722 гектар туңга сөрелгән җирләрне тырмалау, 2003 гектар мәйданда шикәр чөгендере һәм 3719 гектар мәйданда көнбагыш утырту бурычы тора.

Район башлыгы килеп туган шартларда авыл халкының яшәү рәвеше белән кызыксынды. Кыр хезмәтчәннәренә ярдәм мәсьәләсенә тукталды, Татарстан Республикасында җитәкчелек тарафыннан элек кабул ителгән барлык чараларның дәвам итәчәген җиткерде. Шулай ук Айдар Метшин авыл халкының хезмәт шартлары иминлегенә дә игътибар юнәлтте. Кырда эшләүчеләр барысы да битлекләр һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән, көн саен авыл предприятиеләре хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрелә. 

Быел Түбән Кама районында авыл хуҗалыгы культуралары 52,5 мең гектардан артык мәйданда чәчеләчәк, шуларның 10,3 мең гектарын көзге культуралар алып тора, кар аз булуга карамастан, аларның торышы канәгатьләнерлек. Язгы чәчүлекләр - бөртекле, азык һәм техник культуралар (рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере) 32 мең га мәйданны биләячәк. Моннан тыш, 220 гектар бәрәңге, 90 гектар яшелчә культуралары утырту планлаштырыла.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев