Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Суы, бәлки, булыр да, ә тынычлыгы...

Быел тау башында зур башня калыккач, безнең Олы Аты халкы бик сөенгән иде. Су башнясын утыртып куйгач, халык арасында, «ниһаять, авылга су керәчәк, урамда колонкалар урнаштырылачак икән», дигән сүзләр йөрде. Чыннан да, бик нык тырышып эшләделәр, үзәк урамга кадәр торбалар суздылар һәм ... туктап та калдылар. Ник дигәндә, авылга су...

Быел тау башында зур башня калыккач, безнең Олы Аты халкы бик сөенгән иде. Су башнясын утыртып куйгач, халык арасында, «ниһаять, авылга су керәчәк, урамда колонкалар урнаштырылачак икән», дигән сүзләр йөрде.
Чыннан да, бик нык тырышып эшләделәр, үзәк урамга кадәр торбалар суздылар һәм ... туктап та калдылар. Ник дигәндә, авылга су кертү өчен бирелгән акча беткән икән. Булмады инде быел да сулы булып... Керәшен халкы бик тә сабыр, үтә дә чыдам ул. Башка авылларга әллә кайчан су торбалары сузып, кешеләрне эчә торган сулы итеп бетерделәр. Ә безнең Олы Аты халкы алар өчен шатланып, үзенә дә шундый бәхетле көннәр киләчәген уйлап, өметләнеп яши бирде. Быел да ул бәхеткә ирешмәдек. Әмма өметебезне өзми-без. Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъ-дәнур Илдархановка, Олы Аты халкының су проблемасын хәл итәргә алынып, бу эшне башлап җибәргәне өчен рәхмәт әйтә-әйтә, сабыр гына көтә халык суны... Башланган эш - беткән эш, диләр, ахыры кайчан да булса бер булыр.
Авылның тагын бер олы проблемасы бар: олы юл авыл уртасыннан үтә. Менә шул юлны ремонтларга тотындылар. Бер яктан, сөенеч, чөнки шәп юллы булачакбыз. Әмма зур-зур машиналар, дөбер-шатыр китереп, юлдагы аслфальтны кубара башлагач, авыл халкы тагын уйга калды. «Юлны тагын да киңәйтәләр (болай да каралты-курага терәлеп диярлек үтә бит юл), ремонтлыйлар икән», дип сөйли башладылар. Икенче яктан, зур йөк машиналары туктаусыз йөреп торса, авыл кешесенең тынычлыгы качачак. Болай да җәйге эсселәрдә юлдан «выжлап» узган машиналар тузаны өйгә кереп тула. Хатын-кызлар ишегалдына кер чыгарып элә алмыйлар, юылган кием-салымны һ.б. кайда киптерергә белмичә йөдәп бетәләр. Бала-чаганы урамга чыгарырга да куркасың, юлда үзе туздырган тузан өермәсенә күмелеп килә торган машина тәгәрмәче астына эләгер дип... «Төннәрен юньләп йоклап булмый машина тавышына», дип, зарлана-зарлана, яши авылым халкы.
Быел көз Түбән Кама районыннан Зәй шикәр заводына чөгендер ташый башлагач, юл кыс-картып, йөк машиналары тагын безнең Олы Аты аша йөрер инде дип, хәзердән үк йөрәкләр алынып тора. Ичмасам, зур-зур йөк машиналарын гына булса да, авыл урамы артыннан йөртергә иде.
Ирина САДЫЙКОВА.
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X