Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кеше китә, якты хатирәләр кала...

Авыл кешеләре гади, сабыр һәм тыйнак булулары белән күңелне үзләренә тартып тора. Олы Аты авылында гомер кичергән Петр Волков гомере буе газетабызны яратып укыган, җае чыкканда үзе дә язучы актив хәбәрчебез иде. Хәзер инде аның турында «иде» дип кенә сөйләргә калды, кызганыч, Петр дәдәйнең якты дөнья белән саубуллашканына 12 ел. Шулай булса да, матур хатирәләр, аны якыннан белүчеләр күңелендә әле дә саклана.

Петр Василий улы 1928 елгы, гомере буе туган авылы Олы Атыда гомер кичергән. Питрау көнне туганга исемен дә Петр дип кушалар аңа. Үз гомерендә фермада да эшләгән, бригадир да булган. Үзлегеннән балта эшенә өйрәнеп, чын оста булып киткән кеше ул Петр дәдәй. 80 яшендә дә балтасы кулыннан төшми аның. Инде вафатына ничә ел узса да, күрше-тирә авылларда ул салган мунчалар әле дә нык тора. Ярдәмчел Петр авыл тормышында бик теләп катнаша. Кеше вафат булгач, кулына балтасын алып, беренчеләрдән булып табут, кач ясау эшенә керешә.

Бик дәртле, хыялый Петр дәдәй тормышны, кешеләрне дә бик яратты. Тирә-күрше авыллардагы дуслары белән аралашып, хәл белешеп торган. Хатыны Татьяна белән 54 ел пар канат булып яшәгәннәр, җиде балага тормыш бүләк иткәннәр, Аллага шөкер барысы да исән-саулар: бәйрәмнәрдә үзләре бер кечкенә авыл Сабантуе кадәр җыелалар. Печән эшләре тәмамланып, түбә аслары печән белән тулгач, бакча артларына чыгып, бәйрәм ясыйлар. Уллары Геннадий белән Сергей гармун суза, калганнар борынгы керәшен җыруларын искә төшерә.

Петр дәдәйнең бер сыйфатын язмый китми һич ярамас. Бу – аның әнисенә карата булган хөрмәте һәм җылы мөнәсәбәте. Армиядә чагында, матур яулык күргәч, түзмәгән, газиз әнисенә бүләккә дип сатып алган, һәм шуны ничә ай куен кесәсендә кадерләп саклаган. Инде авылга әйләнеп кайткач та, әнисен кадерләп, ярдәмләшеп яшәгән.

Әтисе Василий дәдәйнең аянычлы язмышы турында да бик озаклап язарга булыр иде. Аның һәм күп кенә башка кешеләрнең тормышлары челперәмә килгән еллар онытыла димени?! Гаиләнең үзенә ашарга булмаса да, ит, сөт, йомырка салымы тапшырасы, әгәр түләмисең икән, төрмәгә утыртып куйган еллар бит бу. 61 яшьлек Василий дәдәй шул каргышлы, канлы еллар корбаны. Бик күп еллар узгач кына әтисенең язмышын ачыклый ала Петр Волков. 1943 елда психиатрик дәваханәдә вафат булган Василий. Заманында шактый күп кеше вафат булгач, «дәвалау»лары бик яхшы һәм үтемле булгандыр инде.

Петр дәдәй хәрби хезмәтне бик яраткан. Үзе дә биш ел хезмәт иткән әти кеше бер улына командиры хөрмәтенә Сергей дип исем куша. Улларының армия сафларында хезмәт итүенә бик шатлана. Ә инде ике кияве хәрби булгач, куанычы эченә сыймый. «Армиядән хәрби киемнән кайтыгыз, солдат булуыгыз белән горурланырга кирәк», – дип әйтә торган була.

Газетабызның актив хәбәрчесе Ирина Садыйкова әтисе турында хатирәләре белән уртаклашты. «Минем әтием урманга да җырлап керә, бәрәңге чәчәк атканга да сөенеп, җырлап йөри иде. Хәтта поездда кайтканда да тирә-якка хозурланып, эчтән генә татар җырларын көйләп кайтты. Тормышны, кешеләрне яратты. Бер дә эшсез тормый иде. Һич булмаса, бер урынга өйгән утын әрдәнәсен икенче җиргә булса да күчереп куйды. Кыш көне ишегалдында кар тотмады, чип-чиста итеп көрәп куя иде. Әниебез бераз кырысрак булса да, әтиебез безгә карата йомшак булды».

Әйе, кеше китә, аның истәлеге булып, яхшы гамәлләре күңелләребездә кала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев