Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Юллар төзекләндерелә, коелар казыла...

Һәр ел башында район авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар үткәрү матур гадәткә кереп бара.

 Бу җыеннарда җирлек башлыклары авылдашлары алдында башкарган эшләренә хисап тота һәм киләчәккә бергәләп башкарыласына планнар төзиләр. 

Җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов чыгыш ясап, әлеге очрашуларда халыктан кабул ителгән теләк-тәкъдимнәр буенча башкарылачак эшләр хакында сөйләде. 

Узган ел сигез торак пунктта 16 километрдан артык юллар ремонтланган. Трудовой бистәсендә һәм Олы Аты авылында тротуар төзелгән. 

Республика программасы кысаларында Түбән Уратма авылында башкарма комитет һәм җирлек советы бинасы төзелгән. Авылның үз «Җиңү мәйданы» ачылган. 

Кызыл Чишмә бистәсенең Мемориал территориясендә брусчатка җәелгән. Ә Камский бистәсендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга салынган һәйкәлнең коймасы яңартылган. 

Кама Аланында Мәктәп бульварының икенче чираты реконструкцияләнгән, Прости авылының «Звездный» паркында брусчатка салынган, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында Олы Афанас һәм Югары Уратма авылларында балалар мәйданчыклары төзелгән. Сухрау авылында ярминкәләр үткәрү өчен павильон төзелгән. 

Авылларны су белән тәэмин итү мәсьәләсен кайгыртып, биш авылда суүткәргеч торбалар салынган һәм тугыз авылда 41 янгын гидранты урнаштырылган. Үчкә һәм Тоба авылларында яңа артезиан скважиналары казылган. Первомайский бистәсендә һәм Колмакчы авылында чишмәләр төзекләндерелгән.

Ел буена башкарырга планлаштырылган эшләргә килгәндә авыл урамнарын яктырту буенча 490 лампа алмаштырылачак, 36 торак пунктта 9,5 километр электр чыбыгын яңарту күздә тотыла. Каенлы, Ширәмәт һәм Майская Горка авыл җирлекләрендә суүткәргеч торбалар алыштырылачак. 

Югары Чаллы һәм Түбән Уратма торак пунктларында социаль объектларның җылылык трассаларын алмаштыру планлаштырыла. Шулай ук авыл территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре дә дәвам итәчәк.

Фото e-nkama.ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев