Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Игенчеләребез уңышы

Шәһәр юбилее алдыннан Түбән Кама игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясен тәмамлады. Ләкин кыр эшләре әле дәвам итә: аларга көзге игеннәрне чәчеп бе-терергә, тамыразык һәм техник культураларын җыярга кирәк. Аграрийлар 25,6 гектар мәйданнан 70 мең тоннадан артык бөртек суктырды. Бу, узган елга караганда, 18 мең тоннага күбрәк. Район буенча уртача уңдырышлылык 21,7...

Шәһәр юбилее алдыннан Түбән Кама игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясен тәмамлады. Ләкин кыр эшләре әле дәвам итә: аларга көзге игеннәрне чәчеп бе-терергә, тамыразык һәм техник культураларын җыярга кирәк.
Аграрийлар 25,6 гектар мәйданнан 70 мең тоннадан артык бөртек суктырды. Бу, узган елга караганда, 18 мең тоннага күбрәк. Район буенча уртача уңдырышлылык 21,7 центнер тәшкил итә. ООО «Союз-Агро» - РПК «Прикамский»да - 33, «Бәхетле-Агро»да 30 центнер тирәсе, «Түбән Кама» агрофирмасында 40 центнер тәшкил итә. Крестьян-фермер хуҗалыклары да мул уңыш белән сөендерә.
Икмәкне дәүләт бәясеннән тапшырып, авыл хуҗалыклары «РАЦИН» һәм «Татагролизинг» оешмаларына булган бурычларын каплады. Быелгы табигать шартлары көзге культуралар үсеше өчен уңайлы булды: узган ел көз һәм кыш айларында җир дымга туенып калды, май аенда да яңгырлар яуды. Июнь-июль айларында явым-төшемнәр булмау гына уңыш күләмен киметте. Югыйсә, сабан ашлыгыннан да гектарыннан 30 центнер уңыш алырга мөмкин булыр иде.
Урып-җыю белән беррәттән, районда көзге иген чәчү эше бара. Хуҗалыкларга минераль ашламалар кайтарыла. Ул ташламалы бәя буенча сатып алына. Республика бюджетыннан моның өчен безнең районга, бер гектар чәчү җиренә 206 сум исәбеннән, 10 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев