«Иген үстерү — изге эш»
Гариф Харис улы Әгъләмов районыбызда иң нәтиҗәле эшләүче «Союз-Агро» хуҗалыгының баш агрономы.
Ул гомеренең 37 елын авыл хуҗалыгына багышлаган, шуның 24 е агроном вазыйфасында. Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе «Татарстан республикасының атказанган агрономы» дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем тапшыра.
Гарифның әти-әнисе гомере буе колхозда хезмәт куйган, авылны җаны-тәне белән яраткан җир кешеләре. Яшүсмер малай җәйләрен әтисе белән комбайнда эшли. Ә әтисе Харис абый «алтын куллы», кулыннан килмәгән эше юк — тимерче дә, мичче дә, балта остасы, эретеп ябыштыручы дисеңме... Соңгы елларда кирпеч заводы директоры була ул. Үзегез беләсездер ул чор комбайннарын — кондиционер турында сүз дә юк, кайберләре хәтта кабинасыз да әле. Көне буе тузан эчендә, иртәдән кичке караңгы төшкәнче басуда. Боларга өстәп, әниләргә бирелгән гектарлаган азык чөгендерен сирәкләү, эшкәртү. «Шулай балачактан җир эшен күреп, белеп үскәнгәдер, мин мәктәптә укыганда ук агроном булырга теләдем», — ди ул.
Гариф Әгъләмов 1980 нчы елда мәктәпне бетергәннән соң, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 1985- 1987 елларда армия сафларында хезмәт итә. Техникумны тәмамлагач, туган якларына кайтып, «Родина» колхозына кырчылык бригадиры булып эшкә урнаша. Читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. 1996 елдан алып инде баш агроном вазыйфаларын башкара. «Эшемне бик яратып башкарам. Технологияләр, техникалар гел үзгәреп тора, заманадан артта калмас өчен үз белемеңне күтәреп, яңалыкларны белеп тору кирәк. Еш тәҗрибәләр үткәрәм, аерым участокларда үстереп, нәтиҗәләрне махсус программа буенча теркәп куям. Һәр басу тарихы электрон форматта теркәлеп бара. Эшләгәндә төрле хәлләр була. Иң истә калганы — бер елны борчактан 43 центнер уңыш җыеп алдык. Бу бик югары уңыш», — ди ул.
Агроном өчен ял көне дә, бәйрәм көне дә юк. Кышын чәчүлек орлык әзерлисе, яз көне соңга калмыйча, вакытында җирне эшкәртергә өлгереп, бөртеклеләрне җиргә чәчәсе. Аннан аның тишелеп чыкканын көтәсе, мул уңыш алыр өчен без белеп тә, аңлап та җиткермәгән агротехник чараларны башкарасы. Тырышлык нәтиҗәсе булган мул уңышны югалтуларсыз җыеп аласы, тагын киләсе елга чәчүлек орлык әзерләп куясы, артыгын урнаштырасы. Көздән чәчкән уҗымнар кышны исән-сау чыгып, язын үсеп киткәнче агрономнарның күпме йокысыз төннәр үткәргәннәрен чамалыйсызмы? Картограмма буенча чәчүлек орлык күләмен, ашлама микъдарын исәплисе — кыскасы, тавык та чүпләп бетерә алмаслык мәшәкате баштан ашкан агрономның. Җирне аңлап, аңа нәрсә җитмәвен ачыклап, туфракны анализлап, кирәкле ашламаларны табу... Боларга өстәп, кул астында эшләүче механизаторлар белән уртак тел таба белү кирәк. Шунлыктан агрономга кешеләр белән эшли белүче психолог та, һава торышын сиземләп, дөрес билгеләүче синоптик та булырга туры килә. «Барлык агротехник таләпләрне үтәп, бар эшне җиренә җиткереп эшләгәндә югары уңышка ирешергә була», — ди тәҗрибәле агроном Гариф Әгъләмов.
Менә шулай алны-ялны белми уңыш артыннан чапканда өеңдә ныклы терәк булуы да кирәк бит әле. Гариф Харис улы ул яктан тыныч, хатыны Роза, әтиәнисе аның өчен һәрчак таяныч.
«Әти-әниемә, хатыныма, кызым Камиләгә, улым Илшатка рәхмәтлемен. Әти-әнием мине җирне, туган авылымны яратырга өйрәттеләр, һәрчак киңәшләрен биреп, ярдәм итеп тордылар. Мин көнне төнгә ялгап басуда эшләгәндә, өй эшләре күбесенчә балалар һәм Роза җилкәсендә булды. Хатыным фельдшер булып эшли, тәүлекнең кайсы гына вакыты булса да, сумкасын алып авырулар янына ашыга. Шуның өстенә мине кайнар аш белән озатып кала, каршы ала. Гаиләм — төп терәк-ышанычым дип горурланып әйтә алам», — ди ул.
Шулай уртак максатлар белән янганда гаиләдә дә тынычлык, эштә дә уңышларга ирешеп була. Бу яктан Гариф Әгъләмов бик бәхетле. Яраткан гаиләсе, эше һәм аны хөрмәт иткән, ярдәмгә әзер торган хезмәттәшләре бар аның. Без дә атказанган агрономга бары тик уңышлар, сәламәтлек һәм авылларның элеккечә гөрләп торуын телибез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев