«Яшел урак өсте» башланды
Бу атна башында район аграрийлары мал азыгы әзерләүгә кереште.
Иң беренчеләрдән булып, бу эшне «Союз Агро» җәмгыятенең «Прикамский» регионара җитештерү комплексында башлап җибәрделәр.
Мал азыгы әзерләүне вакытында башлап, чабылган үләнне үз вакытында җыеп алырга кирәк, диләр аграрийлар. «Прикамский» комплексында 25 майда люцернаның беренче катын чабуга керештеләр. Техника җырлап эшли, эшче куллар җитәрлек. Хәзерге вакытта Ширәмәт авылы кырларында хезмәт куялар.
Кышкылыкка мал азыгы, аерым алганда, сенаж әзерләү өчен һава торышы бик уңай. Яшел массаның туклыклылыгын саклап калу — төп бурычларның берсе. «Без люцернаның коры матдәсен тикшерәбез. Элек моны кулдан эшләсәк, хәзер инде махсус җайланмалар бар. Яхшы күрсәткеч — үләндә коры матдә 30-40 % тәшкил итсә. Һәм без бу күрсәткечне сакларга тырышабыз. Шуңа күрә үлән чабуга чәчәк ата башлаганчы керешәбез. Узган елда яшел массада протеин күләме 22 булса, быел 26 җиткерергә уйлыйбыз. Бу безгә сатып алынучы кыйбатлы азыкны азрак кулланырга ярдәм итә. Хуҗалыкта 100ләп мөгезле эре терлек исәпләнә, бер сыердан көненә 26-27 литр сөт алабыз», — ди «Прикамский» җитештерү комплексы җитәкчесе Ринат Мотыйгуллин.
Җыеп алынган яшел массаны шунда ук силос базына кайтаралар. Ике трактор аны бертуктаусыз таптап тора. Силос базларында тиешенчә дезинфекция ясалган, терлек азыгы озак вакыт саклансын өчен барлык чаралар күрелгән.
Гомумән, районда терлек азыгы әзерләүче өч эре авыл хуҗалыгы предприятиесе бар. Болар «СоюзАгро» җәмгыятенең «Прикамский» комплексы, «Орсис-Агро» һәм «Кармалы» җәмгыятьләре. Бүгенге вакытта аграрийлар алдында куелган бурычларның берсе — бер шартлы баш малга 40 центнер азык берәмлеге әзерләү.
«Азык әзерләүгә бик җитди карарга кирәк. Терлекчелек тармагының үсеше шуннан тора. Узган еллар тәҗрибәсен алсак, 1 кг азыкта протеин күләме 22 % тәшкил иткән иде, бу бик яхшы күрсәткеч. Без малларны никадәр сыйфатлы, туклыклы азык белән ашатабыз икән, сөтнең майлылыгы, аксымнары шул кадәр күбрәк була. Минемчә, безнең хуҗалыклар бу эшне уңышлы башкарып чыгарлар. Чөнки аның өчен кирәкле техника бар, эшчеләр җитәрлек», — ди авыл хуҗалыгы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.
Агымдагы елда район буенча барлыгы 16 мең тонна печән, 68 мең тоннага якын сенаж, 77 мең тоннадан артык силос әзерләү планлаштырыла.
Альберт Муклаков фотолары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев