Һәр авылың — җәүһәр ташы, и моңлы туган җирем
Иң уңган, булган, җырлы-моңлы халык бездә яши.
Татарның иң асыл ул-кызларын күрергә теләсәгез, Түбән Кама районы авылларына килегез. Иң уңган, булган, җырлы-моңлы халык бездә яши. Ә күптән түгел генә узган «Авылым җәүһәрләре» бәйгесе моның шулай булуын тагын бер кат раслады.
Проект Түбән Кама районы төзелүгә — 60, Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган. Идеясе ничек туган дисәм, чишмә башында Түбән Кама шәһәре һәм районы китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Рәмзил кызы тора икән. «Гаҗәеп матур безнең авылларыбыз! Һәркайсының кабатланмас үз йөзе, бай тарихы, буыннан-буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләре бар. Кешеләре дә искиткеч — мактап туймаслык! Ә нигә әле болар хакында башкаларга да сөйләмәскә?! Туган ягымның алтын куллы ул-кызлары, аларның матур эшләре мактауга, данлауга бик тә лаек!» — ди әңгәмәдәшем.
Бу турыда күптән уйланып йөри җитәкче. Башкалабыз Казанда ике ел рәттән үткәрелгән «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесенең дә тәэсир көче булмый калмый: аннан да илһамланып, канатланып кайта ул, чараны кечерәк форматта үзләрендә үткәрәсе килү теләге уяна. Һәм көннәрдән бер көнне тәвәккәлли: күңелен җылытып торган изге теләкләре, якты уй-ниятләре турында хезмәттәшләренә сөйләп, алардан хуплау тапкач, бәйгенең нигезләмәсен әзерләп, шәһәр җитәкчесенә керә. Рамил Хәмзә улы Муллин да әлеге зур һәм игелекле эшкә хәер-фатихасын бирә. Шуннан җиң сызганып эшкә керешәләр. Проектны тормышка ашыруга «Мирас» район мәдәният йорты белгечләре дә өлеш кертә.
Районда 15 авыл җирлеге бар. Махсус комиссия төзелеп, ике ай дәвамында районны аркылыгабуйга йөреп, иң-иңнәрне ачыклый. Бәйгене игълан иткәндә авыл халкында бу кадәр җанлану, кызыксыну булыр дип үзләре дә көтми оештыручылар. Берсен-берсе уздыра-уздыра, дәртләнеп, илһамланып эшкә тотынуларын күргәч, гаҗәпләнеп тә, сокланып та куялар. Проект әнә шулай авыл халкын бер йодрыкка туплый, авылларны берләштерә, читтә яшәгән якташларны тартып кайтара.
Ә талантны Аллаһы Тәгалә авыл халкына мулдан биргән! Сценарийны да үзләре яза, нәфис сүз осталары, биючеләр, җырчыларны да читтән эзләп йөрисе юк, артистларының осталыгына да хәйран калырлык. Аш-су осталары әзерләгән сыйнигъмәтләр иң затлы ресторанкафеларныкыннан бер дә ким түгел! Гасырдан-гасырга, буыннан-буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләрне, ата-бабалардан калган борынгы һөнәрләрне дә күз карасыдай саклый әле авылларыбыз, шөкер. «Халкыбызның чал тарихы, якты моңнары яши анда. Шушы ихласлык, садәлек яңа проектны тормышка ашырырга этәргеч бирде дә инде», — ди Гөлназ Арсланова.
Һәр саланың — үз йөзе
Колмакчыда — Катлама бәйрәме, Түбән Уратмада — Орчык өмәсе, Каенлыда — базар... Һәр сала жюри әгъзаларын үз йолагадәтләре белән шаккатырган. Февраль аеннан алып, апрель башына кадәр гөрләгән бәйге турында бер язмада гына сөйләп бетерерлек түгел. Шулай да китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе белән бергәләп иң якты мизгелләрне хәтердә яңартырга тырыштык.
Бәйгене Түбән Уратма авылы җирлеге халкы ачып җибәрде. Жюри әгъзаларына алар үзләрендә борын-борыннан сакланган «Орчык өмәсе» турында сөйләде. Татар халкы элек-электән зур, авыр эшләрне күмәкләшеп эшләргә яраткан. Авылларда бүген дә өмәләр үткәрү гадәте бар: каз өмәләре, мал өмәсе, йорт салганда, мунча җиткезгәндә... Ә Орчык өмәсен авыл хатынкызлары көз көне бакча эшләре тәмамлангач уздырган. Бер йортта җыелып, җырлый-җырлый йон эрләгәннәр, бәйләгәннәр. Түбән Уратмада бу күркәм йола хәзер дә яшәп килә.
«Районыбызда төрле милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Татарлар, керәшеннәр, урыслар, чувашлар — сәхнәдә генә түгел, тормышта да зур гаилә булып яши алар. Моның шулай булуын үз күзләребез белән күреп кайттык. Елантау авылында бу аеруча да нык сизелде. Ниләр белән генә шаккатырмады алар жюри әгъзаларын! Баксаң, беленнәр ярдәмендә киләчәкне дә әйтеп була икән! Катлама бәйрәме турында да тәүге тапкыр ишеттек», — ди берләшмә директоры. Соңгысы — Колмакчы авылына гына хас бәйрәм. Аны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан үткәрә торган булганнар. Ай дәвамында ир-егетләр өйдән өйгә йөреп, катлама белән сыйланганнар. Авыл халкы әнә шулай, сабанга төшкәнче, асыл затларына кадер-хөрмәт күрсәткән, көч тупласыннар дип тырышкан. Шуны да әйтеп үтик әле: Колмакчыда инде өченче ел рәттән татарның рухи байлыгын үзенә туплаган иң матур бәйрәмнәрнең берсе — каз өмәсен дә зурлап үткәрәләр. Анда туган төбәгебездә яшәүче башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнаша.
Кызыл Чапчак авыл җирлеге халкы исә кунакларны мәдәният йортына бизәлгән җигүле атларда җилдертеп кенә алып барды. Зыялылар төбәге бу. Җирлеккә кергән Кызыл Чапчак авылының Кооперативная урамыннан гына да узган гасыр азагында унбер югары белемле егет-кыз олы тормыш юлына аяк баскан. Китапка мәхәббәт каннарына сеңгәнме, бер авылдан егерме китапханәче чыккан башка төбәкне белмим мин. Әйе, хезмәт кешесен кадерли беләләр монда. Үзешчәннәр әзерләгән программа да җирлекнең уңган-булган кешеләрен, аларның хезмәтләрен зурлау, төбәкне яшәтүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт хисләре белән сугарылган иде. Чарада өлкән буын вәкилләре дә катнашты. Тыл хезмәтчәне, СССР мәгариф отличнигы, педагогик хезмәт ветераны Рәкыйп Сөләймановны сәхнәгә чакырып, «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» медален тапшырдылар.
Каенлы авыл җирлеге районда иң зурлардан санала: аңа 10 авыл керә. Бу якларда борын-борыннан Каенлы базары гөрләгән. Анда күрше-тирә төбәкләрдән дә килгәннәр. Очрашу, аралашу, танышу урыны да булган ул. Бөек Ватан сугышы елларында да эшләгән әле бу базар. Монда куелган репродуктордан фронт хәбәрләрен белеп торганнар. Авыл үзешчәннәре сәхнәдән әнә шул вакытларны хәтердә яңартты. Авылларыннан чыккан күренекле шәхесләре белән дә горурлана биредә яшәүчеләр. Балалар шагыйрәсе Дәрҗия Аппакова, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе Таҗетдин Ялчыгол белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклыйлар. «Безнең якларга шагыйрь Кол Гали дә килеп киткән», — дип сөйләделәр.
Сосновка авыл җирлеге халкы күңел сандыгыннан төбәк тарихы белән бәйле истәлекләрне чыгарып кына торды. Ә ул Екатерина II заманына барып тоташа. Бу төбәктә тырыш, ватанпәрвәр халык яши. Казаморовлар гаиләсен искә алу да җитә: үзләре яшәгән Благодатное авылында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм пункты ачып җибәргән алар. Әтиәни назыннан мәхрүм калган өч сабыйны да үз үрнәкләрендә тәрбияләп үстерәләр.
Иске Чишмә авыл җирлегендә яшәүчеләр элек-электән балыкчылык белән шөгыльләнгән. Жюри әгъзаларын да елга балыкларыннан әзерләнгән телне йотарлык ризыклары белән шаккатырдылар, балык тоту өчен ятьмә үрү буенча осталык дәресе дә күрсәттеләр хәтта.
Югары Уратмада үткән чара исә Май чабу бәйрәменә туры килде. Билгеле инде, кунакларны кайнар коймактан авыз иттермичә җибәрмәделәр. Авыл клубының бер почмагын хуҗа хатынының аш-су бүлмәсе итеп ясап, жюри әгъзалары күз алдында келәмнәр дә тукыдылар, варениклар да пешерделәр. Карачкы яндыру исә бәйрәмнең кульминация ноктасына әйләнде.
Үткәннәрен барлап, киләчәккә карап...
Ширәмәт авылы районыбызның иң борынгы салаларыннан исәпләнә. Кайчандыр район үзәге булуын да искә алсак, иң зурысы дип тә өстәргә кирәктер. Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүнең өч ятимнәр йортыннан килгән сабыйларны үз канаты астына сыендырган авыл да әле ул! Биредә балалар йорты 1958 елга кадәр эшләгән. Ширәмәтлеләр үз чыгышларында әнә шулай туган якларының якты сәхифәләрен хәтердә яңартты. Ә тыл хезмәтчәннәре Елизавета Кармачева белән Елена Рыбакованы, Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, юбилей медальләре белән бүләкләү тантанасы бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеленә әверелде.
Кармалы авыл җирлеге халкы исә борынгы туй йоласын күрсәтеп, жюри әгъзаларын үткәннәргә алып кайтты. Яшьләр китә, авыллар бетә, дигән сүзләрнең дә үзләренә һич кенә дә туры килмәвен раслаган алар. Җирлектә ике балалар бакчасы гөрләп эшли икән. Тик утырмыйлар: авылның эшсөяр ир-егетләре маскировка челтәрләре ясау өчен тасмалар кисү буенча станок та уйлап тапканнар әнә. Атнасына ике тапкыр мәдәният йортында җыелып, фронтка кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.
Кызыл Чишмә бистәсе халкы куйган тамаша да жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Изгеләр чишмәсе, Стахеевлар чоры... — бистә тарихына багышланган аудиоэкскурсия тирән эчтәлеге белән аерылып торды. Теләге булганнар исә фойеда үз куллары белән курчак та ясап карады.
Чишмәләрне саклау Сухрау авыл җирлегендә оештырылган бәйрәмнең төп темасына әйләнде. Һәм бу табигый да: чишмәләрне кадерләп, тәрбияләп, табигатьнең үзеннән көч һәм илһам алып яши биредә халык. Булганнан бар да була, дигәндәй, аларның кизләүләре тау итәкләрендә генә түгел, фойеда да челтерәп ага, сәхнәне дә бизи. Тик... тау күкрәгеннән бәреп чыкканнары түгел, кулдан ясалганнары, әлбәттә. Сухрау авыл җирлегенең олы йөрәкле, киң күңелле кешеләренә Аллаһы Тәгалә сәләтне дә кызганмаган. Җирлек башлыгы Ришат Галимов үзе генә дә ни тора: берьялгызы берничә кешене алыштырырлык — шигырь дә укыды, артистлык сәләтен дә күрсәтте.
«Афанас авыл җирлеге һәвәскәрләре әзерләгән тамашаны караганда, үзебезне нәфис фильм төшерүдә катнашкан кебек хис иттек», — ди Гөлназ Арсланова. Һәр мәйданчык авыл тарихының билгеле бер чорын яктырткан. Әйе, заманында монда исеме, даны ерак-еракларга таралган «Түбән Кама» совхозы гөрләп эшләгән. Җитәкчесе — ике Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары иясе Габделхак Шакировны белмәгән кеше юктыр. Җирле халык күңеленә исә ул оста оештыручы гына түгел, шагыйрь җанлы җитәкче буларак та кереп калган. Аның сүзләренә язылган «Гармун алыйк әле, дускай!» җырын кайсыбыз гына белми икән!
Шул ук көнне Прости авылы да үзендә кунаклар кабул иткән. «Мондагы бәйрәм программасында, нигездә, авыл яшьләре катнашты. Егет-кызларның туган төбәкләре язмышына битараф булмауларын, авылларын үстерүгә күп көч куюларын күреп, ничек сөенмисең! Бәйге алдында торган төп максатларның берсе дә шуннан гыйбарәт бит: авылларны саклап калу, салаларга яшьләрне җәлеп итү», — ди Гөлназ Рәмзил кызы.
Өметле яшьләрне Трудовой поселогында да очрата алар. Кулдан килмәгән бер генә эшләре дә юк, дип шаккаталар: чигәләр дә, бәйлиләр дә, балчыктан әвәләп, төрле әйберләр дә ясыйлар. Чарага килүчеләр белән дә тәҗрибәләрен уртаклашканнар. Районыбызның чагыштырмача яшь бистәсе әле ул. Ә чишмә башы 1926 елга барып тоташа. Күптән түгел төбәк тарихына багышлап, җыентык та нәшер иткәннәр.
Шәңгәлче авыл җирлеге ике айга сузылган озын һәм матур сәяхәтнең соңгы тукталышына әйләнде. Масштаблы һәм онытылмаслык итеп йомгаклады алар проектны. Башлаган һәр эшләрен җиренә җиткереп башкарырга ярата шул монда халык. Авыл урамнарын җырга-моңга күмеп үткән гармунчылары гына да ни тора! Аларга башка урамнардан да халык кушылып, үз авылларына гына хас йолаларны күрсәтте. Белмим, эчкән сулары тылсымлымы, сулаган һаваларының серле көче бармы, татар халкына шулкадәр иҗат әһеле бүләк иткән төбәк тагын бармы икән! Разил Вәлиев, Рафаэль Сәхәбиев, Алмаз Хәмзин, Зөлфәт Хәким, Гамил Әсхәдулла, Хәниф Хөснуллин исемнәрен әйтеп китү дә җитә.
Иң зур хәзинә
Һәр авылның иң кыйммәтле асылташы, иң зур хәзинәсе — аның кешеләре. «Авылым җәүһәрләре» проекты безне берсеннәнберсе кызыклы шәхесләр, үзенчәлекле һөнәр ияләре белән очраштырды. Шуларның кайберләре белән газета укучыларын да таныштырырга булдык.
Каенлы җирлеген гармунчылар төбәге диюләре хак икән. Араларында инде шактый өлкәннәре дә, алар эшен дәвам итүче яшьләр дә бар. Чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Ә минем игътибарны баянында өзедереп-өздереп уйнаучы чандыр гына гәүдәле кызчык җәлеп итте. Танышабыз. Каенлы кызы Исламия Миннеязова икән. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең оркестр бүлегендә белем ала. Баянда да, гармунда да, курайда да оста уйный яңа танышым. «Оркыя Ибраһимова, Флера Хөрмәтова... Тиздән татар сәнгате күгендә тагын бер хатын-кыз гармунчы-йолдыз кабынырга тора, ахрысы», — дим. Ул ихластан көлеп җибәрә һәм биш яшендә "Каз канаты«н уйнарга өйрәнүе, кызларының музыкага тартылуын күреп, әти-әнисенең җиде яшендә баян алып бирүләре турында сөйли. Бүген Исламия күп кенә фестиваль-бәйгеләр җиңүчесе дә икән.
«Туган төбәгебез тарихы белән бәйле бер генә әйберне дә онытырга хакыбыз юк. Сөлгетастымалларда, ашъяулык, эскәтерләрдәге бизәкләрдә дә үткәннәребезнең рухы, бер кисәге саклана», — ди Колмакчы авылыннан Зөләйха апа Идиатуллина. Утыз елдан артык хат ташучы булып эшләгән ул. Авылдашларына букчабукча газета-журнал ташыган чакларны сагынып искә ала. «Әбием дә, әнием дә чиккәннәр. Алар тудырган матурлыкны күреп, минем дә күңелдә бу эшкә мәхәббәт бөреләнде. Уналты яшемнән бирнә өчен әйберләр чигә башладым», — ди әңгәмәдәшем. Сөлгеләр, тастымаллар, ашъяулыклар, мендәр тышлары, алъяпкычлар, тәрәзә пәрдәләре, кашагалар — барысы да аның күңел һәм куллары җылысын саклый. «Авылым җәүһәрләре» бәйгесе жюри әгъзаларын да кул эшләре белән шаккатырды. Ә аларда Зөләйха апа туган ягының чәчәкле болыннары гүзәллеген тасвирлый, җырчы кошларны сурәтли.
Кулыннан гөлләр тама, дип Ташлыктан Гөлүсә апа Вәлиева кебекләр турында әйтәләрдер. Йөзеннән елмаю төшмәгән ханым Шәңгәлче мәдәният йортына килеп керү белән игътибарны җәлеп итте. Тукымадан ясалган курчаклары да елмая, алардан үзгә бер җылылык бөркелә сыман тоелды миңа. Мондый матурлыкны тудыручы кеше, һичшиксез, бала җанлы булырга тиештер, дигән уйларым рас килде: чыннан да, 32 ел балалар бакчасында мөдир булып эшләгән икән Гөлүсә апа. Әбисе белән әнисеннән күчкән осталыгы, кечкенәләргә булган мәхәббәте, нәни күңелләрне сөендерәсе килү теләге һәм тынгы белмәс йөрәге кулына энә белән кайчы алырга этәргән. Ә шулай да төп сәбәпчеләре, мөгаен, балдан татлы оныклары булгандыр дисәм, монда да ялгышмаганмын: «Иң беренче курчагымны олы оныгым Әдиләгә ясаган идем, Мәрьям кызым да яратып уйный», — ди бит әнә үзе дә. Бу шөгыль күңеленә тынычлык бирә, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра икән.
Шөкер, авылым дип җан атучы, әби-бабайларыбыз эшен дәвам итүчеләр бар әле! Югары Чаллы авылыннан Финисә һәм Нияз Хөснуллиннар белән якыннан танышкач, күңелгә әнә шундый уйлар килде. Элекэлектән умартачылары белән дан тоткан авыл бу. Бүген әлеге эшне Нуруллиннар, Гыйләҗиевлар һәм әңгәмәдәшләрем — Хөснуллиннар гаиләләре дәвам итә. Финисә апа һөнәре буенча укытучы, Нияз абый исә дипломлы умартачы икән. Ике яктан әбибабайлары да умарта тоткан. Үзләре исә әлеге кәсепкә ныклап торып 16 ел элек керешеп киткәннәр. Шушы мәхәббәтне балаларында да тәрбияли алганнар. «Кечкенә чакларыннан ук гел булышып тордылар. Миннән дә остарак итеп бал кортларын карыйлар», — ди Финисә апа. Яңа танышымның бал кортлары дөньясы, балның файдалы үзлекләре турында сөйләвен сәгатьләр буе тыңларга мөмкин. Белмәгәне юк!
Менә шундый алтын куллы, олы йөрәкле кешеләр яши Түбән Кама районы авылларында. Күңелләре дә якты, башкарган эшләре дә игелекле аларның. «Авылым җәүһәрләре» проекты уртак көч белән таулар да күчерергә мөмкин булуын күрсәтте. Бәйге төрле һөнәр ияләрен берләштерде: китапханәчеләр, укытучылар, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, тәрбиячеләр... Җирлек башлыклары да авыл халкы белән бер сәхнәдә имтихан тотты. Чарада катнашкан һәркемгә олы рәхмәт», — ди Гөлназ Арсланова.
Бәйге тәмам. Катнашучыларның үзләренә дә, жюри әгъзалары, тамашачыларга да онытылмаслык хис-кичерешләр, җылы хатирәләр бүләк итте әлеге проект.
Жюри әгъзаларын алда зур эш көтә: җиңүчеләрне билгелисе бар. Һәр авыл җирлегенең кабатланмас булуын искә алсак, әлеге вазифаның ни дәрәҗәдә авыр һәм җаваплы икәнен чамаларга кыен түгелдер. Һәркем лаеклы бәясен алыр, дигән өметтә калыйк.
Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Лилия Бусыгина фотолары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев