Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Дәүләт тә ярдәм итәчәк

Түбән Кама районы халкы үзара салым буенча референдумда катнаша. Әлегә ул Шәңгәлче һәм Афанас авыл җирлекләрендә генә узды. Сайлау участоклары иртүк ачылып, кичке сәгать 8гә кадәр эшләде.

Зур Афанаста 2938 кеше тавыш бирү хокукына ия. Төп мәсьәлә – Сүбәләк урамында юл төзелеше. Әлеге проект өчен күпчелек тавыш бирелсә, үзара салым күләме кеше башыннан 150 сум тәшкил итәчәк.
Шәңгәлче авыл җирлегенең сайлау хокукына ия булган 1500 кешесе өчен участоклар Балчыклы, Ташлык һәм Шәңгәлче авыллары клубларында эшләде. Түбән Кама муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, Ташлыкта су торбалары үткәрергә кирәк, Шәңгәлчедә Вахитов урамындагы юлны төзекләндерү һәм зират коймасын тоту мәсьәләсе хәл итү зарур. Сарсаз-Бли авылында шулай ук зиратны тәртипкә китерү әйбәт булыр иде. Балчыклы, Кушай, Ключ Труда халкы юлларга ремонт ясау-ясамау буенча тавыш бирергә тиеш. Нәтиҗәләр уңай булса, Шәңгәлче авылы җирлеге кешеләре бишәр йөз сум чыгарып салачаклар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге суммага Татарстан бюджетыннан дүрт мәртәбә күбрәк акча өстәләчәк. 100 процент җыелса, Түбән Кама муниципалитеты да сумманы икеләтә бирәчәк.
1 декабрьдә референдум Кызыл Чишмәдә узачак, 8 декабрьдә Каенлы авыл җирлеге халкы тавыш бирәчәк. Калган җирлекләрдә үзара салым программасында катнашу җыеннарда хәл ителгән.

Фотолар e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X