Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Чапчагым, син яшь чагым!»

Бездә мәдәният тормышы кайнап тора. Яңа ел алдыннан Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә һәм авылдашларыбыз соравы буенча авыл мәдәният үзәгендә «Чапчагым, син яшь чагым!» китабын тәкъдим итүгә багышланган кичә уздырылган иде. 300 данә булып басылган китап тиз арада үз укучыларына барып иреште. Әһәмиятле мәгълүматны үз эченә алган, авыл...

Бездә мәдәният тормышы кайнап тора. Яңа ел алдыннан Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә һәм авылдашларыбыз соравы буенча авыл мәдәният үзәгендә «Чапчагым, син яшь чагым!» китабын тәкъдим итүгә багышланган кичә уздырылган иде. 300 данә булып басылган китап тиз арада үз укучыларына барып иреште.
Әһәмиятле мәгълүматны үз эченә алган, авыл тарихын чагылдырган бу китап һәр йортта булырга тиеш дип уйлыйм. Ул олы яшьтәгеләргә үткәнен искә төшерсә, киләчәк буынга авыл тарихын белергә булышыр.
Туган авыл тарихын китапка кертеп калдыру уе белән янган бертуганнар Рузалия Әхмәт кызы Гыйльманова һәм Разилә Әхмәт кызы Борһановага, китап чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Булат һәм Альберт Мотыйгуллиннарга авыл халкы зур рәхмәтле. Бу исемнәр авылыбыз тарихына язылды, киләчәк буыннар да аларны беләчәк дигән сүз.
Кичә концерт номерлары белән аралашып барды, бәйрәмне авылыбыз кызлары Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәре Ләйсирә Хәкимова алып бардылар. Без аннан авыл тарихын чагылдырган истәлекләр ишетеп, бәйрәм концерты карап, ял итеп кайттык. Үз авылының тарихын белү, онытмау авылдашларны берләштерә. Кайда очрашсак та, без бит авылдашлар дип сөенәбез.
Бәйрәм ахырында, китапның дәвамы булырга тиеш, дигән уртак фикергә килделәр. Чөнки авыл тарихын бер китапта гына язып бетерү мөмкин түгел. Хөрмәтле авылдашлар, авыл истәлекләрен чагылдырган язмаларыгыз, фотоларыгыз булса, Рузалия апага мөрәҗәгәть итә аласыз. Аларны бергә туплагач, бер китаплык материал җыелыр дип уйлыйм. Барлык авылдашларыма бердәм һәм үз авыллары өчен янып яшәгәннәре өчен зур рәхмәтемне житкерәм!
Рушания ФӘЙЗУЛЛИНА.
Кызыл Чапчак авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев