Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Быел игеннәрдән мул уңыш көтелә

Урып-җыюның барышы игенчеләрнең аңа ни дәрәҗәдә әзерләнгән булуларына гына түгел, һава шартларына да бәйле. Быел ул яктан зарланып булмый: кирәкле вакытта игеннәрне җыеп алырга мөмкинлек бирә торган матур көннәр тора. Авыл хезмәтчәннәре андый чакта минутны да бушка уздырмый.

Узган атнада комбайнчыларның эш күрсәткечләренә өлешчә йомгак ясалды, инде күркәм традициягә кергәнчә, алдынгы комбайнчыларга күчмә кубок һәм акчалата премияләр бирделәр. Күчмә кубокка «Орсис-Агро» агрофирмасы комбайнчысы, 811 тонна бөртек суктырган Анатолий Данилов лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда – шулай ук «Орсис-Агро»дан Сергей Коклин (732 тонна) һәм Василий Фролов (685 тонна). Кубок һәм премияләрне муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов тапшырды.

Хәзерге вакытта район кырларында комбайннар гөрелтесе тынып тормый. Кырлардан бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышын җыялар. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, 10,8 гектарга якын мәйданда бөртекле ашлык суктырылган, бу урып-җыелырга тиешле барлык 23 гектар мәйданның 47 процентка якынын тәшкил итә. Уртача уңыш район буенча гектардан 41,6 центнер чыга. 45 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. Бу быелгы уңышның яхшы булуы турында сөйли.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән, хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә. Бүгенге көндә 13900 тонна печән, 49100 тонна сенаж әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 25,8 азык берәмлеге туры килә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев