Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авыл өчен янып яшәүче

Һәр авылның төп байлыгы — аның йөзен күрсәтеп торучы тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре.

Тырышлыгы, уңганлыгы һәм шул ук вакытта гадилеге белән тормыш көтә беләләр алар. Безнең якташлар ком чүлендә дә гөл бакчасы ясарлар. Менә инде авылларда колхозлар таралганга да ничә еллар вакыт үтте. Эш бетте дип авыл халкы төшенкелеккә бирелеп утыра дисезме? Юк шул! Эшчән авыл халкы үзе эш оештырып, тагын да зуррак тырышлык, үҗәтлек белән тормыш көтәргә ябышты.

Шундыйларның берсе — Югары Чаллы авылыннан Назыйм Зиннәт улы Зиннуров. Кемгә такта, кемгә утын, пычкы чүбе, агач ярдырырга кирәк булса, барысы да Назыймга килә. Ул авылда агач эшкәртү белән шөгыльләнә, пилорама тота. Эше җиңел димәс идем мин аның. Нинди генә һава торышы булуга карамастан — коеп яңгыр яуса, салкын көннәр торса да, эшне туктатырга ярамый: урманга трактор белән барып, агачны кисеп, сөйрәтеп алып кайтасы, кисәсе, аннан агачны ярдырасы, шомартасы... Үз кулыннан узган кеше генә агач эшенең никадәр авыр булуын белә. Назыймның бары тик ике генә ярдәмчесе бар. Шулай итеп, бар тирә-якны агач материаллары белән тәэмин итеп тора ул. Аны авылда гына түгел, районда да яхшы беләләр. Уңган Назыйм Зиннәт улы авылдашларын бер дә ярдәменнән ташламый, кемгә нәрсә кирәк — барысын да әзерли, бик саваплы эшләр башкара. Авылда кеше вафат булса да, аңа киләләр. Ул бар эшен ташлап, булышырга ашыга.

Назыйм үзе белән булган бер очракны миңа сөйләгән иде, мин аны сезгә дә җиткерим әле: «Бервакыт шулай, йомыш төшеп, шәһәргә барырга чыктым. Кәефем дә юк, хатыным да авырып тора. Бик авыр вакытым иде. Җитмәсә, эшем дә нигәдер юньләп бармый. Юлда бер әбине утыртып барырга туры килде. Аның Борок авылына келәүгә барышы икән. Машинадан төшеп калганда, акча суза ул әби миңа. Әлбәттә инде, акчасын алмадым. Әби бик боек күренәсең, миңа исемеңне язып бир әле, шәм куям дигәч, язып бирдем. Ышанасыңмы, шәһәргә барып кына җиттем, телефонымнан эш буенча шалтырата башладылар. Хатыным да савыкты. Менә бит, әбинең теләкләре ярдәм итте», — ди ул сөенеп.

Әле күптән түгел генә авылыбыз егете, хәрби офицер шалтыраткан аңа: «Назыйм абый, мин мобилизацияләнгән солдатлар белән эшлим, бу якларда агачлар бик аз, син безгә ярдәм итә алмассыңмы?» — дип мөрәҗәгать иткән. Назыйм Зиннуров бер сүзсез ризалык бирә. «Килегез, нәрсә кирәк, күпме кирәк — алырсыз», — ди ул. Күп тә үтми, Самара өлкәсеннән йөк машинасы белән агачка кайтып төшәләр. Назыйм Зиннәт улы аларга тонналап агач төяп озата. Егетләр авылның бу тырыш иратына бик зур рәхмәтләр укыйлар. Илебездә барган вакыйгалардан хәбәрдар, проблемаларга шулай битараф калмыйча, ярдәмгә ашыга ул.

Назыйм бик тыйнак, сабыр. Беркайчан да «Мин» дип, мактанып йөрүчеләрдән түгел ул. Тыныч кына, сабырлык белән эшләп йөри. Үзе кебек тырыш, уңганбулган хатыны Роза белән авыл читендәге йортта бик матур гына яшәп яталар. Бердәнбер уллары башкалабыз Казанда югары белем ала. «Алма агачыннан ерак төшми» дигәндәй, тыйнак, ярдәмчел гаиләдә үскән уллары да әтиләре кебек игелекле.

Шундый акыллы, мәрхәмәтле, кешелекле Назыймны бик күпләргә үрнәк итеп куяр идем мин. Авылча гадилеге, эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге, үзенә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп, намус белән башкаруы белән үрнәк ул. Кешеләргә эшләгән игелекләре үзенә меңе белән кайтсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X