Агросәнәгать комплексы тотрыклы үсештә
Советлар йортында муниципаль районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарылган эшләренә нәтиҗә ясадылар. Утырышта шулай ук агымдагы елга бурычлар да билгеләнде.
Мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру – өстенлекле бурыч // Фотографияне ясалма фәһем ярдәмендә Н.Идиева эшләде
Муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Мәүләвиев исәп-хисап доклады белән чыгыш ясады. 2025 ел нәтиҗәләре буенча районның агросәнәгать комплексында эшләр кайчак җиңел бармаса да, тотрыклы үсеш күзәтелгән. Тулай территориаль продукт күләме 4,8 млрд сум тәшкил иткән, акчалата табыш 4,4 млрд сумга җиткән.
Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 75 тоннага якынлашкан. Район кырларыннан 1,790 мең тонна бәрәңге, 270 тонна яшелчә җыеп алынган. Аграрийлар 19,7 мең тонна печән, 67,8 мең тонна силос әзерләгән. Басуларда 8 меңнән артык көзге культуралар чәчелгән.
Терлекчелек өлкәсендә дә күрсәткечләрнең үсүе күзәтелә: тулаем савым 40 мең тоннадан арткан, бер сыердан нәтиҗәлелек 8126 килограммга кадәр үскән.
Авыл хуҗалыгы тармагын модернизацияләүгә аерым игътибар бирелә. 101,7 миллион сум акча техника һәм җайланмаларны яңартуга юнәлдерелгән. Барлыгы 520 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм эшкә әзерләү планлаштырыла.
Утырышта ассызыклап әйтелгәнчә, агросәнәгать комплексын үстерүдә дәүләт ярдәме сизелерлек роль уйный. 2025 елда районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 227,9 миллион сум грант һәм субсидия алган, мөрәҗәгать белән чыккан 68 кешегә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
2026 елдан башлап фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәменең яңа алымнары кертелә: грантлар бер елдан артык эшчәнлек алып бару шарты белән биреләчәк, максималь ярдәм күләме 30 млн сумга кадәр җитә ала, шулай ук МХОда катнашучылар өчен авыл бизнесын ачуга аерым грантлар каралган.
Мөгезле эре терлекләрнең һәм кошларның санын арттыру, терлекчелек комплекслары, азык үзәге һәм кошлар оясы төзү, кооперацияне, мини-фермаларны һәм агропромпкны үстерү мәсьәләләре 2026–2027 елларга өстенлекле бурычлар булып тора.
«Могҗизалар булмый – беркем дә безнең җирләрдә читтән килеп эшләмәячәк. Бу безнең уртак җаваплылыгыбыз. Төп эш юнәлешләре ачык: җир, нәтиҗәлелекне арттыру, ярминкәләрне үстерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм кече фермаларга ярдәм итү. Авыл хуҗалыгын саклап калу гына җитми. Бу сорауга системалы рәвештә килергә, кешеләр белән бергә эшләргә кирәк», – дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев.
Утырыш ахырында район җитәкчесе намуслы хезмәт үрнәге күрсәткән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев