100 процент әзерлек белән: хәерле сәгатьтә!
Районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләренә 100 процент әзер.
Районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләренә 100 процент әзер — Ширәмәт авылындагы ындыр табагында авыл хуҗалыгы техникасын караган комиссия әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Районда чәчү кампаниясенә барлыгы 300 дән артык техника — тракторлар, агрегатлар һәм комплекслар җәлеп ителәчәк.
Зур стажлы механизатор Владимир Копанев заманча тракторда инде дүртенче елын эшли икән. Эшеннән канәгать, трактор кабинасында барлык уңай шартлар тудырылган, хезмәт хакы да яхшы. Кыр эшләре ике сменада алып барыла, техника ышанычлы, алга куелган бурычны һичшиксез үтәячәкбез, ди Владимир.
«Кыска вакыт эчендә барысына да өлгердек. Без чәчкечне көздән үк җыеп калдырган идек, чөнки язын эшләр бик тыгыз була, язгы кыр эшләренә әзерләнеп өлгерергә кирәк», — дип сөйләде Владимир Копанев.
Техника төзек булсын һәм тоткарлыкларсыз эшләсен өчен механизаторлар кыш буе ныклап әзерләнделәр: җылы ангарда үз машиналарын һәм комплексларын ремонтладылар. Әзерлекне тикшерү өчен махсус комиссия, Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында булдылар. Хезмәт куркынычсызлыгы үтәлешенә аеруча игътибар бирелде.
«Киләчәк уңышның язмышы сезнең кулларда. Беренче чиратта, мин сездән куркынычсызлык техникасының барлык нормаларын үтәвегезне сорыйм», — дип мөрәҗәгать итте хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппаратының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары Илнар Габбасов.
«Прикамский» РПК эшкә ныклап әзерләнгән — монда орлыклар һәм ашламалар тиешле күләмдә тупланган. Холдинг карамагында 6 мең гектардан артык чәчүлек җирләре бар, аларга сабан, арпа, кукуруз, җитен һәм карабодай чәчәргә тиешләр.
«23 тракторыбыз бар. Аларның һәрберсенә механизаторлар беркетелгән. Узган елның ноябреннән мартка кадәр ремонт белән шөгыльләндек. Язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык агрегатлар — 3 тырмалау комплексы, 3 чәчү комплексы, 1 кукуруз чәчкеч, 2 культиватор язгы кыр эшләренә тулысынча әзер», — дип уртаклашты «Прикамский» җитәкчесе Ринат Мотыйгуллин.
«Барлык кешеләр махсус кием белән тәэмин ителгән. Ике сменалы режимда эшләячәкләр, кайнар ризык белән тәэмин итәчәкбез. «Союз-Агро» ягыннан әзерлек эшләре 100 процентка башкарылган дип саныйм. Хәерле юлга! Язгы кыр эшләрен югары дәрәҗәдә башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм», — дип ассызыклады «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Гаяз Миңнехуҗин.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре тулы әзерлектә. Туфракка сеңгән кар сулары орлыкларның яхшы шытымын тәэмин итәчәк. Район буенча быел 64 мең гектарның 43 мең гектарына чәчү планлаштырыла. Чәчү эшләренең күп өлеше нәкъ менә яз көне башкарылачак.
«Көздән 9,5 мең гектарда уҗым культуралары, 11 мең гектардан артык — бөртекле сабан культуралары бар иде. 8,5 мең — техник культуралар: көнбагыш, рапс. Болардан тыш, 15 мең гектарга якын мәйданда азык культуралары бар. Шуның 7,5 мең гектары — күпьеллыклар. Силос өчен 3,5 мең гектарда кукуруз булачак», — дип санап китте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.
Шулай ук 90 гектарда бәрәңге һәм 41 гектарда яшелчә утыртылачак. «Прикамский» РПК кыр эшләренә кереште инде — күпьеллык үләннәрне тукландыра башлады.
Вера Муратова
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев