Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

1 сентябрьгә тәмамларга исәплиләр

Бүген авылда эшнең бик кызу чагы. Кырда өлгергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга, малларны кышлатуга җитәрлек күләмдә азык запасы булдырырга кирәк. Механизаторлар алдында тагын бер мөһим бурыч тора, ул – көзге чәчү өчен җир әзерләү.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин районда урып-җыю барышын күзәттеләр.
Түбән Кама игенчеләре уракка 25 июльдә төшкән. Басуларга көн дә 54 комбайн чыга. Бер комбайнга туры килгән эш мәйданы– 507 гектар. Игенчеләр алдында 27 мең гектар мәйдандагы бөртеклеләрне һәм азык культураларын суктыру бурычы тора. Хәзер 7 мең гектардан артыграк мәйданда көнбагыш, шепкән, шикәр чөгендере һәм рапс игелгән. Уңышның уртача күрсәткече – 29,2 центнер. 
Рөстәм Миңнеханов игенчеләр белән дә аралашты, сорауларына җавап бирде. Сүз уңаеннан, Түбән Камада күчмә кубок булдырылды, ул һәр атнада иң алдынгы комбайнчыга тапшырыла. Терлекчелек мәсьәләсе дә күтәрелде. Мисал өчен, фермерлар сөтне түбән бәягә тапшырырга мәҗбүр булуларын әйттеләр. Урып-җыю компаниясенә килгәндә, ашлык уру 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш.

Руслан Хәйруллин фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев