Admin автор яңалыклары
-
НТР медиахолдингы студентлар һәм мәктәп укучылары өчен медиамәктәп ачылган
Биредә егетләр һәм кызлар үзләрен телевидениедә, радиода, газетада һәм сайт белән эшләүдә сынап карый ала.
-
Шушы көннәрдә Фикрәт Табиев урамындагы 35а йорты файдалануга тапшырылачак
169 фатирлы йорт «Торак һәм шәһәр тирәле-ге» милли проекты кысаларында «ТРда социаль ипотека» программасы буенча төзелгән.
-
Түбән Кама янгын сүндерүчесе Раил Зарипов Идел буе федераль округы буенча җиңел атлетика ярышларында беренчелеккә лаек булган
29 нчы янгын сүндерү часте янгын сүндерүче- се көндәшләре белән 10 төрле ярышта – йөгерүдә, югарыга сикерүдә, ядрә ыргытуда һ.б. көч сынашкан һәм 23 яшькә кадәрге ир-егет- ләр арасында иң күп балл җыйган.
-
Үлем белән сәүдә иткән
Түбән Кама хокук сакчылары Пермь өлкәсеннән килгән кешедән 87 дозалык наркотик матдә тапкан.
-
Язмышлар шулдыр
Лейкоз диагнозы куелган шәһәрдәшебез Алинә Әхтәмова вафат булган.
-
Кармак җебенә эләккән
Коену сезоны башланганнан бирле, өченче кеше суга баткан.
-
Түбән Кама хакимияте вәкилләре, укытучылар һәм ата-аналар очрашып, башлангыч сыйныф укучыларын биш көнлек уку атнасына күчерү турында сөйләштеләр
Ачыкланганча, яңа график өчен ата-аналарның 91 проценты тавыш биргән.
-
Шәһәрнең үзәк мәчетендә имамны сайлаганнар
Тавыш бирү алдыннан имам-хатыйб Салих хәзрәт Ибраһимов, мәчеттә ел барышында башкарылган һәм хәзерге вакытта барган эшләр турында сөйләгән.
-
Ялгышулар ашыгудан була
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы янында машина баланы бәрдергән.
-
Үзенә кирәккәнгә сатып алган
Хокук сакчылары наркотиклар саклаучы кешене тапканнар.
-
Гаебе үтерерлек булганмы?
44 яшьлек ир бергә яшәгән хатынны кыйнап үтергән.
-
ТР республикасыннан «Бердәм Россия» партиясенең праймеризы нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин өченче урын алган
Беренче урында – Дәүләт Думасы депутаты А. Фәррахов, икенче урынга ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Т. Ларионова алган.
-
Коронавирус пандемиясе белән кертелгән чикләүләрнең кайберләре бетерелгән
Барлык хезмәткәрләре COVID-19 ка каршы прививка ясаткан туклану учреждениеләре төнге сәгать 12дән соң да эшли алачак.
-
Түбән Кама районы буенча яңа полиция начальнигы билгеләнгән
Вазыйфаларны полиция подполковнигы Раил Гарипов үтәячәк.
-
Түбән Камада Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр
Балалар икътисад, физика, астрономия, технология һәм физкультура фәннәреннән аеруча уңышка ирешкән.