Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Үзем өчен яшисе килә

Сезгә 43 яшьлек ханым яза. Гомеремнең яртысына җитсәм дә, әле үзем өчен яшәгәнем юк. Һөнәр алып эшли башлагач, иң элек әти-әнигә ярдәм иттек. Ул вакытта шулай кабул ителгән иде. Кияүгә чыккач, үз тормышыбызны яхшыртыйк, дип тырыштык. Бер-бер артлы балалар туды. Аларны үстерәсе, кеше итәсе, укытасы...

Шулай итеп, дөньяны куа торгач, гомернең кыл уртасы килеп тә җиткән. Әле бит минем бер мәртәбә дә диңгез ярында комда кызынганым юк. Затлы тун киясем килә. Берничә көн генә булса да, кыйммәтле рестораннарда ашыйсы иде ул. Тик бу хыяллар кайчан чынга ашар, белмим? Чөнки малай үсеп җитте, аны өйләндерәсе, фатирлы итәсе бар, артыннан кыз куып җитеп килә – анысын да ким-хур итәсе килми. Ничек кенә яхшы укысалар да, түләүсез укырга безнең кебекләрнең балалары керә алмый. Ял җиттеме – бакчада эшлисе. Куллар инде картаеп бетте, йөз тулы җыерчык, үземне карарга вакыт та, кыйммәтле маскалар ясарга акча да җитми.
Кайчак аптыраганнан утырып елыйсыларым килә. Телевизордагы байбичәләрне карап, аларның тормышларына кызыгып үләм инде. Безгә кайчан шулай яшәү мөмкинлеге булыр икән?
Айсылу К.    

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев