Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ышанмас җиреңнән ышанырсың...

Сезгә аптыраганнан ни эшләргә белмәгән, яше 35кә җитеп, 4 мәртәбә кияүгә чыгып та үз бәхетен таба алмаган бер хатын яза. Ирләрем барысы да яхшы булды, тик берсе белән дә озаклап яшәп китә алмадык. Шунысын да әйтеп китми ярамас, аларның барысын да мин үзем ташладым. Беренче ирем әнисе белән тора иде....

Сезгә аптыраганнан ни эшләргә белмәгән, яше 35кә җитеп, 4 мәртәбә кияүгә чыгып та үз бәхетен таба алмаган бер хатын яза. Ирләрем барысы да яхшы булды, тик берсе белән дә озаклап яшәп китә алмадык. Шунысын да әйтеп китми ярамас, аларның барысын да мин үзем ташладым.

Беренче ирем әнисе белән тора иде. Ә минем өйдә кыска, ачык изүле юка халат киеп йөрисем, ирем белән янәшә ятып телевизор карыйсым, алдына утырып иркәләнәсе килде. Аңлыйсыздыр, каенана янында боларның берсен дә эшләп булмый. Ә ирем әнисен беркайчан да ташларга җыенмавын гел әйтеп килде. Мин, чемоданымны күтәреп, шәһәргә юл алдым. Кеше фатирында яшәп, мөмкин булган һәм булмаганны да эшләп, тормышта үз урынымны таптым. Холкым шундый - бөтенләй чит-ят кешеләр белән тиз аралашып китәм. Эш буенча да күп йөрергә, күп аралашырга туры килә. Ялгызым гына утырып, ерак районнарга сәфәр чыккан чаклар да шактый. Шундый командировкаларның берсендә, эш буенча күрше республикада урнашкан район үзәгенә барырга кирәк иде, адаштым. Аптырагач, юлдан ерак түгел бер авылга кереп юл өйрәтүләрен сорадым. Иң беренче очраган салмыш ханым мине чәй эчәргә чакырды. Авызыннан сыра исе килгәнгә бераз ачу чыкса да (үзем беркайчан да эчкәнем юк), өенә кереп чәй эчәргә каршы килмәдем. Өстәл янына утыруга бу сәер хатын миндә бозык бар дип сөйләнергә тотынды. Стаканга бер йомырка ватып салды да, шул стаканны минем баш өстендә йөртә башлады. Имеш, иремне ташлаганга ачу итеп, мине аның туганы башка ир-ат белән тора алмаслык бозым ясаган. Чәен эчеп, рәхмәтемне әйтеп, сыралык акча биреп чыгып киттем мин бу өйдән - һәм бу турыда оныттым. Үземнән 3 яшькә кечерәк бер егет белән торып яткан чагым иде, аның сүзләренә артык исем китмәде. Тик икенче ирем белән озак яши алмадым. Квартиры, машинасы булса да, монысын да ташлап киттем. Нигә, дип сорасагыз сәбәбен әле дә әйтә алмыйм. Күңелем кайтты - бары шул. Өченче ирем дә начар кеше түгел иде, үз эше, байлыгы өстенә холкы да йомшак. Өрмәгән җиргә дә утыртмады дисәм - бер дә ялган булмас. Монысына ияләнермен дип уйлаган идем, юк, булмады, 2 генә ел яшәдек. Тагында үзем киттем. Артымнан ияреп, кайтуымны сорап йөрсә дә, аның 4 бүлмәле квартирын, менә дигән дачасын ташлап, үзем алган кечкенә квартирда яши башладым. Менә шуннан соң гына теге ханымның сүзләре искә төште. Әллә чынлап та дөрескә туры килә инде аның юравы?.. Ул әйткән, төсмерләп күрсәткән хатын беренче иремнең туганнарының берсенә туры килеп тора.

"Булгач - булсын" дип, күземне йомып, дүртенче иргә кияүгә чыктым. Таныш-белешләр минем белән аралашмый, балам юк - ялгыз калудан курыктым. Тиз арада табиблар ярдәме белән буйга уздым. Тик бала табып, бераз вакыт үтүгә, монысы да күземә җеннәр булып күренә башлады. "Послеродовой синдром" дип дәваханәдә ятып чыктым - файдасыз. Юктан сәбәп табып, көн саен тавыш чыгарам, өйгә кайтмаса ярар иде, үзенә сөяркә тапсын иде дип телим. Иремнең монысы белән дә озак яши алмам ахрысы, ул түзсә дә, үзем чыгып китәчәкмен.

Әллә теге хатынның әйткәннәре дөрес инде... Шулай булмаса, нигә миңа гына ирләр ярый алмый. Кемнәрдер исерек ир белән гомере буе җәфалана, ә мин рәхәтемә чыдый алмыйм. Моңа кадәр сихер, бозым кебек нәрсәләр турында сөйләүчеләрдән авыз ерып көлеп утыра идем, бүген баламны һәм үзем кадәр аюымны кочаклап өйдә ялгызым гына утырганда ирексездән, ышана башладым. Ул ханым әйтүен әйтте дә, ничек котылу юлын күрсәтмәде шул..

Гөлназ С.

***

Россиядә халыктан сихергә, бозымга ышанасызмы дигән сораштыру үткәргәннәр. Җавап бирүчеләрнең 39 проценты сихергә, бозымга, күз тиюгә һ.б. ышана икән. Ә Европада хәтта мондый күренешне өйрәнүче галимнәр дә бар икән. Алар әйтүенчә, сихерчеләр дип әйтимме соң, кешеләрне гөнаһ эшләргә этәрү; якын дусларны, туганнарны үзара дошманлаштыру, байлыгыннан көнләшеп зыян салу, төрле авыруларга сабыштыру белән шөгыльләнә икән.

Бу турыда халык арасында да төрле имеш-мимешләр, ышанулар, юраулар шактый. Әйтик, әгәр берәр кешедән шикләнәсең икән, аңа арттан гына "кәҗә тоягы" күрсәтергә кирәк, гипнозга бирешмәс өчен тәнеңне авырттырырга кирәк. Кешене бозуда энәләр, чәч, тырнак ише "ыбыр-чыбыр" кулланалар икән. Димәк, чәчләрне теләсә кайда ташлап йөрүдән сакланыгыз.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай "җен, пәри, убыр диюләр искелектән калган ул" дип язса да, бу турыда сөйләделәр, сөйлиләр һәм алга таба да туктамаслар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев