Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Ышанмагыз, дөрес сүз түгел ул...

«Билне җылыткыч билбау белән кысып буып йөрү - билне нечкәртә», дигән сүз дөрес түгел. Бу тирләү исәбенә генә булырга мөмкин. Ләкин бераз вакыттан бил үз хәленә кайта. «Чәчне еш юу зарарлы», дигән фикер дә дөрес түгел. Ә менә фенны еш куллану, чынлап та, зарарлы. «Аксымлы диеталар ябыктыра, аксымлы ризыкны арттырып,...

«Билне җылыткыч билбау белән кысып буып йөрү - билне нечкәртә», дигән сүз дөрес түгел. Бу тирләү исәбенә генә булырга мөмкин. Ләкин бераз вакыттан бил үз хәленә кайта.
«Чәчне еш юу зарарлы», дигән фикер дә дөрес түгел. Ә менә фенны еш куллану, чынлап та, зарарлы.
«Аксымлы диеталар ябыктыра, аксымлы ризыкны арттырып, майлысын киметкәндә, тазармаска гына була», дигәннәренә ышанмагыз. Бу диета ябыктырмый.
«Кояшта кызыну сезне яшь, чибәр итә», дигәне дә сафсата. Чынлыкта, кояш нурлары тән тиресе өчен зарарлы: төрле таплар, тире авырулары китереп чыгарырга мөмкин.
«Аяктагы йоннарны кыру зарарлы, йон тагын да куерак булып үсәргә мөмкин», дигән сүз дә дөрес түгел. Чөнки чәчнең төзелеше берничек тә үзгәрми.
«Көн саен бер алма аша-саң, авырмыйсың», дип әйтүне чынга алмагыз. Алмада кислота күп, шуңа күрә ул тешнең эмален боза. Алма яратаучыларның сәламәтлегенә кагылышлы статистик мәгълүмат юк, ә теш табибына ешрак йөрүләре билгеле.
«Витаминнар чәчне тиз үстерә», диләрме? Һич тә алай түгел, чәчнең үсеше геннарга һәм нәселдәнлеккә бәйле.
«Биткә массаж ясасаң - җыерчыклар кими», дисә-ләр дә, белгечләр моның киресен раслый.
«Рекламалана торган кремнар җыерчыкларны тигезли һәм бетерә»ме соң? Монысында да дөреслек юк. Бер крем да кеше тиресенең җыерчыклар хасил итә торган эчке катламына үтеп керә алмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев