Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Тутырма ясыйбыз

Татар халкы элек-электән эре малның бер җирен дә әрәм итмәгән. Аягыннан дерелдәвек ясаган, ә эчке органнарыннан бик тәмле итеп тутырма тутырган.

Бер килограмм үпкә-бавыр, бөер (монысын кемнәрдер үзенчәлекле исе өчен тутырмага кушмый да) йөрәкне суган, сарымсак кушып иттарткычтан чыгарасы. Шуңа тәменчә тоз, борыч сибеп, бер йомырка сытып, яхшылап болгаталар, аннары 300-400 грамм сөт яисә салкын шулпа, 100 грамм дөге яки 120 грамм карабодай ярмасы өстиләр дә, болгатып, эчәккә тутыралар, эчәкнең башларын бәйлиләр. Тутырганда эчәкнең өчтән ике өлешен генә тутырырга кирәк. Чөнки пешкән ярма бүртә һәм тутырма ярылып китәргә мөмкин. Бер-ике җиреннән һавасы чыксын өчен, нечкә энә белән тишәргә дә кирәк. Әзер тутырманы уклауга бәйлиләр дә кайнап торган тозлы сулы кәстрүлгә батыралар һәм 30-40 минут пешерәләр. Табынга кайнар килеш чыгаралар. Пешкән тутырманы турап та, бөтен килеш тә майлы табада ут өстендә яисә духовкада кыздырып алырга була.

Илһамия Гаффарова

Фото: https://povar.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев