Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Туфлиегез үкчәлеме, үкчәсезме?

Яшь кызларның гына түгел, күп кенә гүзәл затларның яраткан аяк киеменә әйләнде «балетка» дигән үкчәсез аяк киеме. Аякка җайлы итеп тегелгән «балетка»ларның иң көйсез ханымнар капризларына да туры килерлек матурлары бар. Балеткаларны озак киюнең зыяны турында күпләр белмидер дә. Киресенчә, аякка йомшак дип, салмый киябез. Балеткалар гына түгел, кеды, угги,...

Яшь кызларның гына түгел, күп кенә гүзәл затларның яраткан аяк киеменә әйләнде «балетка» дигән үкчәсез аяк киеме. Аякка җайлы итеп тегелгән «балетка»ларның иң көйсез ханымнар капризларына да туры килерлек матурлары бар.
Балеткаларны озак киюнең зыяны турында күпләр белмидер дә. Киресенчә, аякка йомшак дип, салмый киябез.
Балеткалар гына түгел, кеды, угги, слиппер кебек модалы аяк киемнәренең дә организм өчен зыяны шактый икән. Алар төрле хроник авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта инде берничә ел ортопеддар, дерматологлар кисәтеп килсә дә, сүзләре стенага борчак сипкән кебек кенә. Тигез табанлы, үкчәсез аяк киеме сөякләр формалашуын, гәүдә торышын боза, аякта гөмбә авырулары килеп чыгуга сәбәпче икән. Әле скелет формалашып бетмәгән яшүсмерләр өчен «балетка»лар аеруча зыянлы. Аяк киеме никадәр модалы булса, шулкадәр үк зыянлы да. Бу «балетка»ларга гына түгел, шулай ук биек үкчәле туфлиләргә дә кагыла.
Артык биек үкчәле яки, киресенчә, тигез табанлы аяк киеме үкчәләрнең амортизациясен сакламый. Бу рус сүзенең татарча мәгънәсен аңламаучы юктыр дип, аңлатма биреп тормыйм. Аяк табанына гәүдә авырлыгы тигез төшмәгәнгә, сөякләр дә дөрес формалашмый. Әгәр баш бармак сөяге кырыйга чыгып үсә икән, моның төп сәбәбе - үкчәле аяк киеме киеп йөрү, дип кисәтә белгечләр. Яссы табанлылыкның (плос-костопие), аны халык «аю табаны» дип йөртә, сәбәбе балетка кебек аяк киемнәре кию икән. Аяктагы кан тамырлары бүртеп, «варикозное расширение вен» диагнозы куелган әниләрегез яки апаларыгыз бармы? Сәбәпләре күп булса да, шуларның берсе - дөрес сайланмаган аяк киеме (я артык биек үкчәле, я, гомумән, үкчәсез) кию. Умыртка баганасында авырту сизәсезме? Тиз арада үкчәсе 4-5 сантиметрлы булган аяк киеме сатып алыгыз.
Балеткаларның күбесе-нең баулары, шнурлары юк, шунлыктан аларны аякта тотып тору өчен бармаклар артык күп көч куя. Игътибар итегез, атлаган саен бармаклар өскә күтәреләме? Әлбәттә, күтәрелә. Димәк, озакламый нәтиҗәсе дә күренер: бармакларыгыз кәкрәер, ягъни деформацияләнер.
Шушыларны истә тотып, гардеробыгызда төрле аяк киеме булдырыгыз: биек үкчәлесе дә, үкчәсезе дә, үкчә биек-леге 3-4 сантиметрлысы да булсын. Төрле аяк киемнәрен еш алыштырып торырга тырышыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев