Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Түбәнкамалы Алия Халиуллина турында: «Алия барысына өлгерә»

Язмабыз герое — Алия Рәсим кызы Халиуллина — Түбән Кама кызы.

«Оста кулда гәүһәр бар», — ди безнең татар халкы. Чыннан да шулай бит, кулыннан эш килгән хатын-кызмы ул, ир-атмы тормышта үз урынын таба, кеше арасында дан казана.

Язмабыз герое — Алия Рәсим кызы Халиуллина — Түбән Кама кызы. Гаиләдә алар өч кыз — Алия өлкәне, беренчесе. Бәлки шуңа күрәдер, кечкенәдән әбисе аны үзе белгән һөнәрләргә өйрәтә. Кыз әбисеннән бәйләргә өйрәнсә, әнисе аны чигү серләренә төшендерә. 

«Балачагым бик күңелле булды. Үземнән кечерәк балалар белән уйнадым, алар белән укытучы, тәрбияче була идем. Шул уеннар минем алдагы һөнәремә эз калдыргандыр», — ди Алия. Әйе, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, озак уйлап тормый, Яр Чаллы каласындагы педагогика университетына укырга керә. Икенче курстан соң балалар бакчасына кече тәрбияче булып эшкә урнаша. Ә инде кулына диплом алгач, тәрбияче булып эшли башлый.

Алия буш вакытларында пледлар, уенчыклар бәйли. Кияүгә чыккач, үзенең балаларына да уенчыклар ясый. Ул бәйләгән уенчык куяннар, аюлар бик матур килеп чыга. Баштарак кызык өчен генә бәйләгән матур куян кызларын сораучылар булгач, аларга да бәйләп бирә. Бүгенге интернет заманында, «пәрәвез челтәре» ндә әллә ниләр табарга була. Алиянең күзенә дә сәйлән белән үрелгән сумкалар чалына. Озак уйлап тормый, шундый ук сумканы эшләп карыйсы килеп, интернеттан материалга заказ бирә. Беренче сумка бик матур килеп чыга, кечкенә «модница»лар сорагач, беренчесе артыннан ук икенчесен, өченчесен үрә. 

«Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» дисәләр, бу сүзләр хатын-кызларга да туры килеп тора: Алиянең дә кулыннан килмәгән эше юк. Нәрсәгә тотынса — шуны башкарып чыга. «Кызымның туган көненә матур гөлләмә ясап бир әле», — дигәнгә каршы килми, шоколад кәнфитләрдән искитмәле букет эшләп бирә. «Кара әле, син бит моны булдырасың», дип тагын букет ясарга сораучыларга юк дими, «тәмле букет»лар «табадан төшә».

Бүгенге көндә икенче бәбие белән декрет ялында утырган Алия бар нәрсәгә дә җитешә. «Теләк булса — өлгерәсең. Башлаган эшне тәмамлыйсы килеп, күздән йокы кача», — дип көлә ул, "Барысына да ничек өлгерәсең? — дигән сорауга. 

Әйе шул, кемдер ялкаулыгына мең төрле сәбәп вә сылтау тапканда, берәүләр кешеләргә матурлык өләшә. Ни диик, мондый алтын куллы татар кызлары күбрәк булсын дип, Алиягә уңышлар гына телик. 
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев