Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Тән бизәү модасы

Соңгы елларда яшь-җилкенчәк ниләр генә кыланмый. Инде ни эшләргә белмәгәннән, бар тәнен рәсем (татуировка) ясатып тутыра башладылар.

Элек мондый нәрсә белән төрмәдә утыручылар гына мавыга иде. Һәм аның тәнендәге сурәтләренә карап, кайда, ни өчен утырганын чамалап булган. Ә хәзер, урам тулы рәсемле кешеләр. Аякта, кулда, муенда, нинди генә сурәтләр, билгеләр юк. Ярар, акчасын кая куярга белмәгән артистлар, спортчылар тәннәрен бизәп тутыра инде. Аның бит, ат азгыны тайга иярә, дигәндәй, урта яшьтәге ханымнар да олыгаеп барган тәннәренә әллә ниләр ясата. Тик тәнне бизәкләгәндә кемнәргә «тату» ясатырга ярамаганлыгын кисәтәләрме икән? Әйтик, төрле тире авырулары, бронхиаль астма, шикәр диабеты, кан авырулы кешеләргә тәнгә рәсем ясату тыела. Шулай ук сәламәтлеге буенча гел дарулар эчеп торучыларга да «тату» ясатыр алдыннан үзенең табибы белән алдан киңәшләшергә кирәк. Хәтта кеше үзен сау-сәламәт дип санаса да, тире астына кертелгән пигментка, яки буяуның кайбер компонентларына аллергия булырга мөмкин. Бусы беренчесе булса, икенчесе тату-салоннарындагы чисталык торышы. Тире астына рәсем ясату да чисталык һәм пөхтәлек сорый. Бу салоннарда стерильлек дәваханәләрнең операция кабинетлары кебек булырга тиеш. Татуировка ясаганда бер генә тапкыр кулланыла торган энәләр булуы шарт.
Әгәр инде сезнең бик тә тәнегезгә рәсем ясатасыгыз килеп, бу язма сезнең фикерне үзгәртә алмаган икән, башта кына (хна) белән ясатып карагыз. Монысы табигый материал һәм зарарсыз булса, икенчедән, бер-ике атна эчендә юылып төшәчәк.

Беләсезме?

Альберт Эйнштейн, Николай II, Сталинның да тәннәрендә татуировкалары булган икән. Әгәр татуировкалы кеше чит илләргә чыгарга җыенса истә тотсын. Мәсәлән, Шри-Ланкада Будда татуировкасы төшерелгән туристларны илгә кертмиләр. Ә Латин, Азия илләрендә кызларның тәннәрендә күбәләк рәсеме ясалса, бу аның җиңел холыклы булуына ишарә икән.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев