Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Тәмле булсын ашларыгыз!

Әйдәгез, аппетитны котыртып алыйк әле. Тәмле дә, әзерләү ысулы гади дә булган «Тутырган тавык» пешерергә өйрәнәбез. Рецепты белән шәһәрдәшебез Рәхилә Корбангалиева уртаклашты.

Уртача зурлыктагы кибет тавыгы алына. Аңа эчлек әзерлибез. Моның өчен 10 йомырка, 2  аш кашыгы майонез, 4 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы сөт, кирәгенчә тоз кушып, яхшылап болгатабыз. Шул эчлекне махсус кулинария шприцына тутырып, тавыкның төрле урыннарына (гәүдә өлешенә, канаты астына, бот төбенә) сак кына кадап, тире астына жибәрәбез. Аннары кайнап чыккан шулпага салабыз да, 40 минут пешерәбез. Әзер тавыкны  чыгарып, тәлинкәгә салып, суытабыз һәм кисәкләргә бүләбез. Һәркем үзенең осталыгына карап, салат яфраклары, яшелчә белән бизәргә мөмкин.  Бик тәмле була, ясап карагыз!
Ә тавык тутыруның икенче рецептын безгә Солтания апа Заһретдинова өйрәтте. Ул авыл тавыгы ала икән. 
Эчен яхшылап чистартабыз, астын ныклы җеп белән тегеп куябыз. Эчлеккә  12 йомырка, 12 аш кашыгы сөт, 1 аш кашыгы каймак (яки 1 аш кашыгы эретелгән сыер мае), тәменчә тоз, борыч салып, яхшылап туглыйбыз. Бүрәнкәне муенына куеп, тирене ачкалап, дөресрәге аерып катнашманы салабыз, муена җеп чорнап, кысып бәйлибез. Әзер тавыкны җылы шулпага салып, салмак кына утта 3 сәгатьләп пешерәбез. Табынга чыгарыр алдыннан суытып тормыйча өлешләргә бүлеп, шулай ук матур итеп бизәргә дә була. Килгән кунакларыгызга мондый тавык ошамый калмас!    

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев