Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

«Тегәрмен дип уйламаган идем»

Үзем тегә белмәсәм дә, кеше теккән матур әйберләргә сокланам. Кайберәүләр моңа махсус өйрәнсәләр, икенчеләренең тумыштан сәләте була, күрәсең. Белемнәре, осталыклары булмый торып та, үзлектән өйрәнеп, искиткеч гүзәл әйберләр иҗат итүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе - Гөлнара Әхмәтшина (фотода).

Гөлнара балалар бакчалары өчен тегә. Юк, юк, кием-салым түгел: ясле караватларының ян-якларына мендәрләр, уенчыклар, хәтта палаткалар (вигвам) һ.б.  - аның иҗат җимешләре.
– Ике ел элек икенче сабыемны тапкач, караватының ян-якларына бәрелмәсен дип, мендәрчекләр тектем, аннары баш астына уңайлы булсын дип, тагын мендәр. Шуннан бирле мине туктатып булмый инде,  – ди Гөлнара.
Гаиләсе өчен теккән әйберләрне фотога төшереп интернетка куя ул. Мондый эшләргә кызыгучылар күп була һәм Гөлнарага заказлар бирә башлыйлар. Үзе дә ана кеше буларак, материаллар балаларның сәламәтлегенә куркыныч тудырырга тиеш түгел дип саный ул һәм эшендә сыйфатлы тукымалар һәм тутыргычлар гына куллана.   
– Тегәргә интернеттагы видеоларны карап өйрәндем. Үземә этәргеч илһамны да шуннан алам. Бик тә кызыклы бит, – дип елмая Гөлнара. 
 Соңгы арада модага кергән палаткаларны (вигвам) күп сорыйлар икән. Нигездә, аларны балалар бакчаларының төркем бүлмәләрендә куялар. Юрганнар, бала тудыру йортыннан чыкканда баланы төрү өчен «конверт», сабый өендәге караватыннан тәгәрәп төшмәсен өчен оя, хәтта уенчыклар – боларның барысына да вакытны каян табып бетерергә? 
– Ике балам булуга карамастан, буш вакыт табам – көндез дә, кичен дә тегәм. Ирем мактап кына тора. Эшкә чыкмасаң да була, дип әйтә. Зур кызым белән декрет ялы вакытында (аңа җәен биш яшь тулачак) төрле җимеш агачлары, магнитлар һәм башкаларны ясау белән мавыктым. Әмма кайчан да булса тегә башлармын дип, һич уйламадым, – дигән фикерләре белән уртаклашты Гөлнара.
Теккән әйберләре арасында конверт-трансформер да бар. Баланы аңа салып, урамга алып чыксаң да була, ә молниясен ачып җибәргәч, ул юрган белән мендәргә әйләнә. Кечкенә кызлар өчен сумка-трансформерда ниләр генә юк! 
Монда үзе тулы бер дөнья: фетрдан кисеп ясалган курчакны төрле ябыштыргычлар ярдәмендә ваннада юындырырга, караватта йоклатырга, ашарга пешертергә дә була. Кызчыкның нинди генә киемнәре юк!
Гөлнара ирешелгәннәр белән генә чикләнергә теләми. Ул олылар өчен дә тегәргә планлаштыра. Чөнки урын-җир кирәк-яракларын сораучылар да шактый икән. 

Фотолар vk.com/id278529514 сайтыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев