Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Татар кызы нинди була?

Һичшиксез, Түбән Кама медицина көллиятенең 9953 нче төркеме кызлары кебек, дияр идем мин!

Татар хатын-кызларына хас булган иң күркәм сыйфатларны берләштергән алар үзләрендә: сылу буйсын, озын толымнар, йөзләрендә нур балкый... Үзләре белем алган уку йортында узган «Халкымның күңел җәүһәрләре» кичәсендә кунакларны кул эшләренә осталыклары белән дә сокландырды алар.

Дүрт ай дәвамында башкарылган эшкә хисап та, үзләре белән белем алучы башка милләт вәкилләрен татар халкының милли киемнәре, традицияләре белән таныштыру да булды әлеге чара. Әйе, шушы берничә ай эчендә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Эльмира апалары Гайнемөхәммәтова белән калфак, изү, билбау тегәргә өйрәнде алар. 

«Кулыңнан гөлләр тама» проекты турында газетага беренче язуыбыз түгел. 2020 елда тормышка ашырылган проект китапханәнең, «Ак калфак» оешмасының Түбән Кама бүлеге белән уртак зур хезмәте булып тора. Китапханәбезгә йөрүче гүзәл затлар аны кыска вакыт эчендә үз итеп өлгерде инде. Быел исә осталык дәресләрендә катнашучылар исемлегенә булачак шәфкать туташлары да өстәлде. «Һәр очрашуны түземсезлек белән көтеп алдык. Милли кием тегү серләренә өйрәнеп кенә калмыйча, аларның тарихлары белән дә таныштык», — ди кызлар. 

Укытучылары Ләйлә Йосыповага да рәхмәтле алар. Китапханәдә яңа проект эшләп килү турында белү белән, укучыларына әлеге эшкә кушылырга нәкъ менә ул тәкъдим иткән икән. Укучылары күңелендә туган телгә, милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләүдә өлеше бәяләп бетергесез мөгаллимнең.

Кичәне студентлар Камилла Шакирҗанова белән Илнур Мөхәммәдиев алып барды. Камилла үзе дә тамашачы алдына калфактан чыкты һәм шуның белән сәхнәдәшенең комплиментларын яулады. «Чыннан да, милли кием кигән хатын-кызга карап кына торасы килә бит ул. Милли киемнәр без яшәгән тирәлекнең бер өлешенә әверелсен иде. Осталык дәресләренең максаты да шуннан гыйбарәт бит», — ди проект авторы Эльмира Гайнемөхәммәтова. 

Кызлар үзләре теккән калфак, изү, билбауларны кичә кунакларына тәкъдим итеп кенә калмады, биюгә булган осталыклары белән дә сокландырды. Өметле яшь гармунчы, үзе дә шушы уку йортында белем алучы Искәндәр Галләмов, көллият студенты Айдар Шалкин чыгышлары ямь өстенә ямь булды. 

Чарага «Ак калфак» оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина белән Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина да килгән иде. «Проектка озын гомер телик, өч як арасындагы дуслык җепләре нык булсын. Әбибабайларыбыз мирасын кадерләп яшик, татар булуыбыз белән горурланыйк, шушы хисне, изге әманәт итеп, бездән соң килер буыннарга тапшырыйк», — дип теләде алар.
 

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре

Фото nk_biblioteka_30 сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев