Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Шөгылебез тәнгә сихәт бирә

Мария Логинова-Пашинаны һәм Раиса Мищихинаны шәһәребездә узучы барлык кул эшләре күргәзмәләрендә очратып була. Алар ясаган әйберләрдән күзләр камаша: монда декупаж техникасындагы тәлинкәләр, сәйлән агачлары, бәйләнгән әйберләр һ.б. бар. Алтын куллы асылбикәләр кул эшләре белән элек өйдә шөгыльләнсәләр, хәзер 2011 елда ачылган «Таң» үзәгендә башкаралар.

– Кечкенәдән үк кул эшләрен яраттым. Әйберләрне сүтеп, башлыклар бәйләдем. Ул вакытта бистәрләр чигү бар иде. Мәктәптән кайткач, чәй эчәм дә, әни бистәр чигәргә утырта иде. Мендәр тышлары да матур чыга иде, – дип сүзен башлады Мария. Ә менә дусты Раиса кул эшләренә кияүгә чыккач өйрәнгән. Югыйсә, әнисе районда иң яхшы тегүче булган. Раисаның вакыты булмаган, мәктәптә укыганда спорт белән шөгыльләнгән. Килен булып төшкәч, каенанасы бәйләгәнне күреп кызыккан, өйрәнгән, шактый остарган. Әле һаман да заказ биреп торалар икән. Танышкач та, ул Марияне эләктергеч белән бәйләргә өйрәткән. 
Бервакыт Мариягә иренең туганнары декупаж техникасында ясалган эшләрне күрсәтәләр. Хатын кызыксына, эшкә тотына. «Таң»да беренче эшләре әле дә саклана. Бик пөхтә һәм матур итеп башкарылганнар. Әмма Мария алай дип санамый. Тора-бара Раиса да эшкә кушыла.
–   Башта гади ак тәлинкәләрне бизәдек. Аннары махсус пыяла тәлинкәләр сатып алдык, компьютерда рәсемнәрне сайлыйбыз да, юка фотокәгазьдә чыгарабыз. Вакыт узгач, вазаларны, шешәләрне дә бизи башладык, – ди ул.
Бер эшкә вакыт күп китә, чөнки кәгазьне ябыштыргач та, кипкәнен көтәргә кирәк. Буяулар, контур белән бизәү дә сабырлык, түземлелек сорый. Әмма Мария һәм Раиса әйтүенчә бу эш аларның җаннарына сихәт бирә, тынычландыра. Махсус сәнгать белемнәре юк, шуңа күрә бу эшкә һәркем өйрәнә ала дигән фикердә алар. Һәм өйрәтәләр дә. Укучылары арасында, нигездә, пенсионерлар һәм көчле ихтыярлы кешеләр.
Ярминкәләрдә аларның сәйлән агачларын күрер өчен кеше күп җыела. Аның белән Мария һәм Раиса 10 еллап шөгыльләнәләр. Һәр эш тырышлык, зәвыклылык турында сөйли. Аларны ясауда зәрканчы булу кирәктер. Иң мөһиме – күңелеңне биреп эшләү.
– Эшләребез матур гына түгел, сыйфатлы, профессиональ да булырга тиеш. Андый эшләрне күргәзмәгә кую да, сату да оят түгел, – ди Мария.
Әмма алар бер урында тик тормыйлар. Сөйләшкәндә дә эшлиләр: Раиса, чәчәк бөтерергә дип, фоамиран тукымасыннан таҗлар кисә, Мария баудан салфетка куйгыч ясый. Фоамираннан чәчәк бәйләмнәре ясыйлар, чәч каптыргычларын, ободокларны бизиләр. Кабинеттагы киштәләрне дә алар кулы белән ясалган «чәй йорт»лары бизи. 
Фотолар М. Логинова-Пашинаның шәхси сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев