Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Нишләргә икән

Аптыраган инде... Беләсезме, мин аны 6нчы класстан ук яратам инде. Миңа хәзер 21 яшь. Әле дә аны гына яратам. Мине үзенә гашыйк иткән егет айрат исемле, ул 9нчы класста укый һәм безнең кебек бала-чагага исе китми. Чибәрлеге бар, телгә оста. Мәктәптә үтә торган һәр кичәләрдә ул "йолдыз" булып балкыды. Олимпиадаларда...

Аптыраган инде...

Беләсезме, мин аны 6нчы класстан ук яратам инде. Миңа хәзер 21 яшь. Әле дә аны гына яратам.

Мине үзенә гашыйк иткән егет айрат исемле, ул 9нчы класста укый һәм безнең кебек бала-чагага исе китми. Чибәрлеге бар, телгә оста. Мәктәптә үтә торган һәр кичәләрдә ул "йолдыз" булып балкыды. Олимпиадаларда призлы урыннар яулады. Мин аңа ошар өчен генә бию түгәрәгенә язылдым. Үземнең кыюсызлыгымны җиңеп, төрле кичәләрдә чыгыш ясый башладым. Тәнәфесләрдә ул укыган классның кайсы кабинетта утырганын белеп алым, еш кына каршысына чыктым. Әле дә хәтерлим, коридорда аны күрүгә тез калтырый башлый. Тик шулай да сер бирмәскә тырышам, янәсе очраклы гына күрештек. Уку елы шундый газаплы рәхәт мизгелләр белән үтте. Ә яңа уку елы ансыз гына башланды. Ул 9классны тәмамлагач, техникумга укырга киткән икән. Ансыз кояш сүнгән кебек. Укуның да кызыгы юк. Моңа кадәр "бишле"гә генә укып, мәктәпнең "йолдызы" булып йөрсәм дә, 7-9 классларны көчкә тәмамлап ул укыган техникумга кердем. Мин тагын беренче курс "чебеше", ул соңгы курста укучы киләчәге өметле яшь белгеч. Мәктәптәге кебек миңа игътибар итмәс инде дип эчтән генә янып-көеп йөргәндә, ул үзе миңа килеп сүз кушты! Шатлыгымның иге чиге юк, аны кем белән дә булса бүлешергә кирәк! Янгын сүндерергә чапкан кебек иң якын дус кызым белән шатлыгымны уртаклашырга йөгердем. Тик ул мине бик тиз җиргә төшерде. Чөнки Айратның кызларны бик яратуын, аларны бик еш алыштырып торуын, кайсыныңдыр аннан авырга узуын әйтеп, ул минем күңелне төшерде. Тик мин моңа карап тормастан, беренче очрашуга чаптым. Шулай берничә ай йөрүгә ул мине ташлап, башка кыз белән очраша башлады. Мин канаты утта көйгән күбәләк кебек талпындым да укыга Техникумны тәмамлаганда ул инде өч кыз алыштырырга өлгерде. Диплом алгач тагын минем янга килде. Мин аны гафу иттем. Тик бу шатлыклы көннәр озакка бармады. Егетем үзенә эш табуга, коллективтагы кияүдән кайткан балалы хатын белән очрашып йөури башлады. Аннан тагын минем янга килде, тагын ташлады... Мине инде бар танышларым ачулана. Ә мин аны килгән саен гафу итәм, аның тагын минем янга килгәнен сагынып көтеп алам. Нигә шулай кызларны еш алыштырасың дигәч, "миңа "доступный" кызлар ошамый" дип җавап кайтарды. Минем "недоступный" тәрбияле татар кызы булуым ошый икән аңа. Әлбәттә, ул миңа гына өйләнәчәк. Аның сүзләренчә, ул бары тик миңа гына өйләнәчәк. Тик тагын 4-5 елдан һәм мин кыз булуым хакында белешмә күрсәткәч кенә. Шуңа кадәр мин аның килгәләп-киткәләп йөргәненә игътибар итми, шул ук вакытта үзем берәү белән дә очрашмыйча, аны көтеп яшәргә тиеш икән.

Аптыраган инде, нишләргә дә белгән юк. Әллә аны көтәсе, әллә барысын да онытырга тырышып, яратмасам да, башка егет табасы...

Энҗе.

Яшь балалы студентларга укуны дәвам итәргә авыр

Студент чакта ук кияүгә чыгучыларны, өйләнешүчеләрне аңлап бетермим мин. Кайсы урыс әйтмешли "по залету" чыкса, кайсы вакыт җитте, картаям дип укыган вакытта ук өйләнешеп, кияүгә чыгып куя. Тик бу мәхәббәтнең гомере озын булу гына шикләндерә. Беренчедән, стипендия бик аз, гаиләне туендыру, тәэмин итү өчен өстәмә акча чыганагы (ярый ла бай әти-әниләрең булса), торыр урын кирәк. Кызлар бәби алып кайтырга да җыенса - эшләр харап. Егетләрнең эше яхшы бит аның, бераз йөри дә ташлый, яңа маҗара таба, мәхәббәт яңарта. Ә кызлар кечкенә бала кочаклап, бар проблемалар белән үзе генә торып кала. Бер елга академик ял алсаң да, бала белән укулар бик авыр.

Үземнең баштан үткән хәлләр - шуңа язам. Терсәк якын да- тешләп булмый шул. Дөрес сиздегез, баламның әтисе белән студент елларында ук яратышып, «гражданский брак» белән яши башладык. Балага узганымны белгәч, күп кенә ир-атлар кебек, минеке дә аборт ясатырга кушты. Аборт ясатуның зыянын белгәнгә, каршы килдем. Сүзен тыңламаганга ачу итеп, мәхәббәтем мине ташлап, үзе кебек үк җилбәзәк бер кыз белән яши башлады. Теге кыз бит аны үзенә бала белән бәйләп куярга җыенмый. Әле бала таба аламы икән - чөнки бик күп баласын төшертте, юк итте ул.

Мин баламны июнь аенда таптым. Уку елы башлануга сабыйны авылдагы әниемә калдырып укырга китеп бардым. Дүртенче курска килеп җиткәя, ял алып торасы килмәде. Ул вакытта ничек тилмерүләремне үзем генә беләм. Күкрәкләргә сөт тулып, дәресләр беткәнче катып, шешәләр. Тәнәфесләрдә тиз генә туалетка йөгереп, "сыер савам". Шулай да күкрәкләрем шешеп, мастопатия дигән диагноз белән дәваханәгә эләктем. Күкрәкләремне ярдылар. Мин көне-төне елыйм төшләремә көн саен кызым керә. Мин шәһәрдә сөтемне унитазга агызсам - авылда аңа кибет сөтеннән аллаергия башланган. Әнисе янында булмагангамы - кызым бик еш елаган. Аларны әйтеп әнием мине борчымаска тырышса да, сизенә идем.

Соңгы курста, кызым зур үсте, бер яшь булды инде дип, үзем белән шәһәргә алып килдем. Ялынуларыма колак салып, тулай торактан ерак булмаган бер балалар бакчасы мөдире бакчага кабул итте сабыемны. Курсташларым, группадашларым йоклап ятканда мин иртүк торып идән юам, чөнки гел әниләргә ышанып яшәп булмый. Аннан баланы бакчага илтеп, тиз генә укырга йөгерәм. Кичен бүлмәдәш кызларым күңел ача, тунге клубларга йөри, мин бала керләре юам, аңа ашарга пешерәм. Әтисе килеп тә карамый, акча да бирми. Югыйсә, әти-әнисе хәлле кеше. Бакчага түләрлек кенә акча бирерлек мөмкинлекләре бар. Нишләп әле мин үзем генә җәфаланырга тиеш дип, тегене алиментка бирдем. Суд аркылы ДНК анализы ясатып, аның кызы икәнен закон белән расладым, алимент алуга ирештем.

Укуымны тәмамлап, Казаннан ерак булмаган авылга эшкә урнаштым. Кызыма 5 яшь, әтисенең бер дә килеп күргәне юк, алиментны түләп барса да. Менә шулай яшибез. Мин хәзер егетләр өчен икенче сортлы, "балалы хатын". Яшь кызлар белән дөнья тулы булганда мине кияүгә алучы табылыр дип уйламыйм. Ашыгуым киләчәк тормышымны пыран-заран китерде. Ярый, мине әти-әни ташламады. Балага узгач, йөргән егете генә түгел, газиз әти-әнисе дә баш тарткан очраклар да шактый. Шуңа күрә "яратам" дип баш югалтканчы, алдагы көнегезне уйлагыз. Ышаныгыз, ялгыз бала үстерүе бик җиңел түгел...

Лилия Г.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X