Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Милли киемнәр тегүче түбәнкамалы Рамилә Гарипова: «Татар киеме модага керсен!»

Оста куллы ханымның хыялы — милли бизәкле, татарча бала итәкләп тегелгән күлмәкләрне төрле чараларда киярлек итеп кенә түгел, ә көндәлек тормышта киярдәй итеп тегү.

Безнең татар хатын-кызлары элек-электән оста куллы булган. Алар палас та суккан, сөлгесен дә чиккән, тегүен дә теккән. Кияүгә чыкканда сандыгында бирнәгә әзерләнгән мендәр япмалары, сөлгеләр, карават, өстәл япмаларына сокланмый калган кеше булмагандыр. 

Бәхетебезгә, соңгы елларда кайбер гүзәл затларыбыз халкыбызның милли бизәкләрен, киемнәрен халкыбызга кайтару өстендә эшли. Шундыйларның берсе — шәһәрдәшебез Рамилә Гарипова. Аны кемнәрдер тел йотарлык кош теле һәм урама пешерүче итеп белсә, безгә ул «Татар бизәкләре» төркемен оештыручы буларак яхшы таныш. 

Рамилә үзе Чирмешән районының Лашман авылы кызы. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәннән соң, 2021 елда эшеннән китеп, үзе яраткан эш белән шөгыльләнергә уйлый. Баштарак кош теле һәм урамалар пешереп, аларны сатуга куя. 

Ул үзе пешергән кош теле белән 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы уздырган «Оста куллы гүзәл затлар» конкурсында катнаша һәм призлы урын да ала. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына татар хатын-кызларының милли киемнәрен киеп бару теләге туа Рамиләдә. Тик татарча матур итеп тегелгән күлмәк, бизәнү әйберләре табу гына кыенлык тудыра. Шактый зур шәһәребездә үзебезчә матур итеп күлмәк тә текмиләр, алка-беләзекләр дә ясамыйлар икән бит!.. 

Менә шул чакта ул бу эш белән үзе шөгыльләнеп карарга уйлый. Озакка сузмый, кирәкле әйберләргә интернеттан заказ биреп, алкалар ясый. Аларны социаль челтәрләргә куя, сатып алырга теләк белдерүчеләр дә була, әлбәттә.

Озак та үтми, Түбән Камада уңышлы гына эшләп килгән «Союз мастеров» төркеменә кереп, үзе ясаган милли бизәкле алка-йөзекләр белән төрле ярминкәләрдә, бәйрәмнәрдә катнаша. Ул ясаган матур алкалар, беләзекләр, йөзекләр һәркемгә ошый. Тора-бара «тегеп бир әле» диючеләргә каршы килмичә, милли бизәкләр белән калфаклар, изүләр, түбәтәйләр чигә. Бүгенге көндә модада булган тукыма букча—шоперларга үзе уйлап тапкан милли бизәкләр дә төшерә. 

Рәмилә социаль челтәрләрдә «Татар бизәкләре» дигән төркем булдыра һәм шунда үзе ясаган эшләрне куеп бара. Алай гына да түгел, бу төркемгә республикабызда үзе кебек ханымнар һәм туташларны барлап, аларның эшләрен дә куя, тәҗрибә уртаклаша. 

Оста куллы ханымның хыялы — милли бизәкле, татарча бала итәкләп тегелгән күлмәкләрне төрле чараларда киярлек итеп кенә түгел, ә көндәлек тормышта киярдәй итеп тегү һәм халкыбызның милли бизәкләрен башка милләтләргә дә җиткерү. «Үзебезнең миллилекне сакларга иде. Европа модасына иярергә яратабыз, ә татар халкының милли киемнәре күпкә матур һәм уңайлы. Төркемемдә онытыла барган борынгы җырларыбызны табып куям, милли киемнәр, чигү үрнәкләре белән таныштырам. Киләчәктә изү, хәситәләр тегәргә исәплим. Телебез дә, миллилегебез дә, гореф-гадәтләр дә югалмасын иде. Без бит бай мәдәниятле халык. Өйләребездә элеккечә татар бизәкле, матур әйберләр, өсләребездә, матур милли киемнәр булса иде. Татар булуыбыз белән горурланып яшик», — ди ул. 

Исегездәме, элек егетләребез армиягә киткәндә, кызларыбыз кулъяулык чигеп бирә иде, сабантуйларда иң дәрәҗәле бүләк чиккән сөлге булды. Менә шул матур гадәтләрне яңадан халкыбызга кайтарасы иде, ди Рамилә. 

Шундый зур эш башлаган Рамилә Гариповага уй-хыялларының чынга ашуын теләп калабыз. Кем белә, бәлки киләчәктә шәһәребездә гүзәл затлар элек татар хатын-кызлары яратып кигән алка, беләзек, брошкалар тагар, миллилеген югалтмаган күлмәкләр кияр. 
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев