Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Матур һәм сәламәт булыйм дисәң...

Адым саен ачылган косметология кабинетларына йөрергә берәүләрнең акчалары юк, икенчеләренең — акчалары булса да, вакыт җиткерә алмыйлар. Ә бит бик теләсәң, ул салоннардагы процедураларны өйдә дә ясап була.

Әйдәгез сүзебезне битләргә массаж ясаудан башлыйк. Массаж, битлек — болар барысы да чиста биткә ясалырга тиеш. Шуңа күрә, беренче эш итеп, битне юарга кирәк. Икенчедән, бит тиресе бармаклар шуып йөрерлек майлы булырга тиеш. Моның өчен уч төбенә яки махсус май, яки майлы крем тамызабыз. Һәм массаж ясауның берничә гади хәрәкәтен өйрәнәбез. 

1. Имән һәм урта бармакларның битләре белән бит тиресен ияктән колакка таба сыпырабыз. 
2. Шушы ук хәрәкәтне бармакларны бөгеп ясыйбыз. 
3. Чират күзләргә җитте. Күз төпләренә, күз кабакларына махсус крем сөртәбез. Имән бармак белән күз кырын тотып, урта бармак белән борыннан күз читләренә һәм кирегә хәрәкәт итәбез. 
4. Аннары урта бармак белән каш өсте буйлап сыпырабыз. 
5. Маңгайдан чәчләргә таба массаж хәрәкәтләре ясыйбыз. 

Аяк табаннарына массаж ясау әлегә киң таралмаган. Ә юкка, аякларга массаж ясап, бар организмның эшчәнлеген яхшыртырга була. Чөнки табан астында бик күп рефлектор нокталары урнашкан һәм аларның һәркайсы бер органның торышы өчен җавап бирә.

Аяк табанына массаж ясау 
— көн дәвамында тупланган нерв киеренкелегеннән арындыра; 
— организмга көч һәм энергия бирә;
— аяк-кулларны кан белән тәэмин итүне нормальләштерә; 

Табан астында умыртка сөяге белән элемтә булган нокталар туплана. Шул нокталарга белеп массаж ясасаң, кайбер чирләрдән дә арынырга һәм организмның гомуми торышын яхшыртырга мөмкин. 

Аяк бармакларына массаж ясау тешләргә, күзләргә, йөрәк, борын, хәтта колакларга файдалы. 

Кул чукларына массаж
Аяк табаннары гына түгел, кул бармаклары да эчке органнар белән тыгыз бәйләнгән. Вакытыгыз булганда кул бармакларына да массаж хәрәкәтләре ясарга тырышыгыз. Бу алай ук катлаулы түгел. 

Башта кулларыгызны сабынлап юган кебек хәрәкәтләр ясагыз. Аннан бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен генә ачыгыз. Һәм киресенчә, бармакларны көч белән, әкрен генә җыйнап, кинәт кенә турайтыгыз. Шушы ике күнегүне 10 ар минут ясарга тырышыгыз.

Хәзер һәр бармакны аерым-аерым һәр ягыннан очыннан төбенә кадәр массажлагыз. Уч төбен һәм беләзегегезне дә уарга онытмагыз. Массаждан соң кулыгызга крем сөртеп куярга онытмагыз.

Баш бармак — үпкә, бронхлар һәм бавыр өчен җавап бирә. Ютәлне баш бармакка массаж ясап, бигрәк тә тырнак төбенә баскалап киметергә, дәваларга була.
Имән бармак — ашказаны-эчәк юллары белән бәйле. Тырнакка басу авыздагы авыртуны, теш сызлауны баса. Бармакның урта өлеше ашказаны, бавыр өчен җавап бирә. Бармакның иң түбән өлеше һәм баш бармак белән имән бармак арасындагы йомшак урын юан эчәклек белән бәйле. 
Урта бармак — кан әйләнеше өчен җаваплы. 
Атсыз бармак — нерв күзәнәкләре белән бәйле. Нерв киеренкелегеннән, күңел төшенкелегеннән котылу өчен бу бармакка массаж ясарга кирәк. 

Бер сәгатьлек массаж сигез сәгатьлек йокыны алыштыра. 

Массаж ярамый 

  • Кан басымы уйнаганда массаж ясатырга киңәш ителми. 
  • Аякта кан тамыры киңәйгәндә (варикозное расширение) булганда да массаж ясату киңәш ителми. Яман шеш вакытында массажны табиб белән генә киңәшеп ясатырга. 
  • Сынган, җәрәхәтләнгән урыннары булган кешеләргә дә массаж тыелган. 
  • Салкын тигән вакытта да массаж ясатмыйлар.    

Фото:  freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев