Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кышка әзерләнәбезме?

Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимешнең өлгергән чагы. Быел уңыш аеруча күп. Яшелчәләрне тозлап, җиләк-җимешләрдән кайнатма әзерләп кенә өлгер!

Яшел помидор икрасы  

Ике килограмм яшел помидор, ярты килограмм баллы борыч, бер килограмм кишер, бер килограмм суган, бер стакан үсемлек мае, ярты литр әче томат соусы, тоз һәм шикәр комы кирәк булачак.

Юып әрчелгән барлык яшелчәләрне (борычтан кала), иттарткычтан чыгарырга. Шуңа үсемлек мае, томат соусы, тоз һәм шикәр комы кушып, 40 минут кайнатырга. Орлыгы әрчелгән баллы борычны ваклап турап салыгыз да, яңадан 20 минут пешерегез. Кайнар боламыкны стерильләштергән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга.

Кыярдан җиңел салат  

Дүрт килограмм кыяр, 1,5 килограмм суган, 4-5 теш сарымсак, ярты стакан шикәр комы, бер стакан сыек май, ярты стакан аш серкәсе, ике аш кашыгы тоз, 250 грамм яшел укроп алабыз.

Алда санап кителгән яшелчәләрне турап, яхшылап болгатабыз да, өч сәгатькә калдырабыз. Кабат 30 минут пешереп, кайнар килеш банкаларга тутырабыз.

Керәннән тәмләткеч

4 килограмм помидор, 1 стакан сарымсак, 1 стакан керәнне иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа 8 аш кашыгы шикәр комы, 5 аш кашыгы тоз, 8 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салып яхшылап болгатып шешәләргә тутырабыз да суыткычка куябыз.

Кишер сабагы белән кыяр тозлау

Тозлык өчен: 7 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы аш серкәсе кирәк.

Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбен күмгәнче кишер сабагы салабыз. Аннан баш-башларын кисеп кыярлар тутырабыз. Өстенә кайнап чыккан су салып, 30 минут тотабыз. Суны кире бушатып тозлык ясап, кире банкага салабыз.

Шушы ук ысул белән помидор да тозларга була.

Кыяр салаты

2 килограмм кыяр, 2 килограмм помидор,7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 грамм шикәр комы, 150 грамм үсемлек мае, аш серкәсе кирәк.

Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, тоз, шикәр комы, үсемлек мае, тәменчә аш серкәсе салып 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта турап, кайнап торган яшелчәләргә кушарга. Кыяр өстәп 5 минут кайнаткач, банкаларга тутырып куярга.

Ташкабактан икра

Икраны ясар өчен 3 килограмм ташкабак, 0,5 килограмм суган, 200 грамм майонез, 150 грамм үсемлек мае, 270 грамм томат пастасы, 2 аш кашыгы тоз, 4-5 шикәр комы, 2-3 аш кашыгы аш серкәсе кирәк. Ташкабак белән суганны иттарткыч аша чыгарырга һәм бер сәгать кайнатырга. Аннары калган яшелчәләрне салып, 10- 15 минут кайнатырга кирәк. Стерильләштерелгән 500 граммлы банкаларга тутырырга, тимер капкач белән ябып куярга.

Чөгендер салаты

3 килограмм чөгендерне кыргычтан уарга. Шуңа 1 стакан су, 100 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 200 грамм көнбагыш мае салып 1 сәгать пешерергә. 100 грамм аш серкәсе салып кайнатып чыгарабыз да стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Әлеге салатны «подшуба» ясаганда да кулланырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев