Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Кырыну күбеген башкача файдалан

Өегездә ир-егетләр бар икән, димәк кырыну станогы һәм кырыну өчен күбек тә булырга тиеш. Соңгысы гигиена өчен кулланылу белән беррәттән тагын бик күп файда китерә ала әле.

1. Келәмдә тап күрсәгез, аңа күбек сылагыз, өстен юеш губка белән ышкыгыз һәм кибәргә калдырыгыз. Берничә сәгатьтән бу урыннан тузан суырткыч белән узыгыз.
2. Тутыкмас корычтан ясалган савыт-сабаны һәм җиһазларны чистартырга һәм ялтыратырга теләсәгез, аларны кырыну өчен кулланыла торган күбек сөртеп, коры губка белән ышкыгыз. Газ плитәсен, духовканы да шулай ук чистартырга була.
3. Юыну бүлмәсендәге көзгене парланудан саклыйсыгыз килсә, көзгегә күбек сөртеп, 30 секунд көтегез һәм коры чүпрәк белән яхшылап ялтыратыгыз. Нәтиҗәдә, хасил булган нәзек пленка көзгене парландырмас. 
4. Тырнакларын ашыгып буяганда, хатын-кызлар еш кына читеннән чыгып, ялгыш тиресен дә буяп куялар. Тиредәге лакны да күбек белән бетереп була. 
5. Зәркән әйберләрен чистартырга кирәк булса да, аны кулланырга була. Аз гына күбек салып, яхшылап сөртегез һәм кибәргә куегыз.
6. Язгы кояш тән тиресен тиз яндыра. Мондый вакытта да күбек ярдәмгә килә. Сере – составында йомшак матдәләр һәм суыту эффекты булуында.
7.  Ул шулай ук чебен, черки һ.б. бөҗәкләр тешләгән урыннарның кычытуын баса.
8. Күбеккә азык-төлек өчен кулланыла торган  буяу кушсагыз, тәрәзәдә төрле рәсемнәр ясарга мөмкин. Балаларга  бу үзенә күрә бер кызык булыр, ә сез  соңыннан рәсемнәрен юеш губка белән тиз арада юып ала аласыз. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев