Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылбикә

Хыялы тормышка ашсын!

Илүзә Хәкимова үзәк хастаханәнең икенче кардиология бүлегендә хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр булып 17 ел эшли. Ул бүлектәге урын-җир әйберләренең һәм табиблар киемнәренең чисталыгын тәэмин итәргә тиеш. Ә менә аның шигырь язуы турында иң якыннары гына белә.

Шигырьләрне яшь вакыттан яза ул. Хәзер алар 400 дән артык. Әмма Илүзә ханым аларны туганнарга, дусларга гына укый. Шулар арасында тормышында үзәк өзгеч вакыйгалар белән бәйле булганнары да бар. Әйтик, баласын һәм әнисен югалтудан әрнеп күңелдән чыкканнары. Бәхете чиктән ашкан вакытта да кулына каләм ала. Шигырьләрен социаль челтәрләрдә дә урнаштыра. Кайберләренә көйләр язылган. 
Ә быел балалары аңа бүләк ясаган. Алар әнисе шигырьләреннән торган «Тормышның ике ягы» исемле җыентык чыгарганнар. Иҗат җимешләренең барысы да кермәгән, билгеле. Илүзә ханым һәр язган шигырен аерым папкага туплый бара һәм кайчан да булса тагын бер китап чыгару турында хыяллана. Хыялы тормышка ашсын!

Яз килде
Кайттылар 
             зарыгып көткән
Сыерчыклар, ниһаять.
Чын-чынлыклап 
                   әйтә алам –
Яз килде бит, җәмәгать. 
Кошлар сайравын 
                        тыңларга
Тәрәзне ачып куям.
Челтер-челтер 
                    юллар ярып,
Гөрләвек ага турдан.
Кояшның җылы нурлары
Эретә соңгы карны.
Су буенда ташу киткән,
Ага тутырып ярны.
Сыерчыклы ямьле язның
Җилләре җылы, назлы.
Сагынып 
            көтеп алдык бит
Күптәннән көткән язны.

Итәк җәеп килә яз
Сыерчык кайткан ояга,
Яңа көйләр өйрәнеп.
Кырыенда кәләше бар,
Кайттым, дия, өйләнеп.
Туган якны балаларга 
Күрсәтергә исәп бар.
Без кайткач, 
            гел шулай инде –
Ятты җиргә ап-ак кар.
Күңелләрне 
                 шатландырып,
Тиздән кайтыр үрдәк, каз.
Сыерчыклар кайткан, 
                              димәк,
Итәк җәеп килә яз.

Фото И. Хәкимованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев